5 нче февраль көнне Теләче районы мәдәният йортында Алан авылы җирлегенең иҗат көчләре районыбыныз оешуына 25 ел тулуга багышлап иглан ителгән "Туган җирем -Теләче" район иҗат фестивале кысаларында зур концерт белән чыгыш ясады. Әлеге чыгышта барысы 100 гә якын кеше - аерым башкаручылар,Алан урта мәктәбенең хор коллективы,"Илкәэем"вокаль ансамбле,"Сүнмәс дәрт","Шома бас" бию төркемнәре,"Ядкарь","Умырзая","Сөенче" фольклор иҗат төркемнәре,"Садугачым"халык уен кораллары ансамбле чыгыш ясады. Һәр чыгыш тамашачыларның күңеленә бик хуш килеп,көчле алкышларга күмелде.