ЯҢАЛЫКЛАР


12
февраль, 2016 ел
җомга

Балаларыбыз бүген әкият геройлары белән очраштылар.Кызыксынып әкият геройлары турында тыңладылар,алар өчен шатландылар,кайгырдылар. Әкиятләр аша балалар әйләнә тирә белән танышалар, яхшылыкны,усаллыкны аера белергә өйрәнәләр.Әнгәмә вакытында балаларда кешелеклелек, бер-берләренә яхшы мөнәсәбәт тәрбияләргә тырыштык.


9
февраль, 2016 ел
сишәмбе

Әлеге айлыкның төп максаты булып,  укучыларда туган илеңә һәм Ватаныңга карата патриотик хисләр тәрбияләү тора.  Әлеге максаттан мәктәптә түбәндәге  чаралар  үткәрү планлаштырыла: сыйныф сәгатьләре, “Аҗаган” уены, рәсем конкурсы, җыр конкурсы. Хәзерге вакытта “Аҗаган” уенына әзерлек бара.

Алар боз өстендә уза торган спорт төрләре белән таныштылар. Үзләре дә хоккей уйнап, капкага “Гол” кертеп карадылар.

Хоккей уенын мин оша­там,

Ти­мераяк­та шуарга яратам.

Әти-әни, дус­ларым­ны,

Гел үземә каратам.

Кәшәкәне кысып тотам,

Яратам гол кер­тер­гә.

Ти­рә-як­та уйнау­чыны

Ал­дап-юл­дап йөр­тер­гә.

Үс­кәч телим зур хок­кей­да

Тренер булып китәр­гә.

Максабаш  коман­дасын

Гел берен­че итәр­гә. .

Районыбызның юбилее якынлашкан көннәрдә, Айдар авылы китапханәсендә, якташ язучыларыбызны яктырткан "Теләче районы әдәби картасы" төзелде.

        Кеше гомеренең беренче җиде елы бала үсешендә аеруча җаваплы. Нәниләр һәр нәрсәне йотылып, тирән кызыксынып өйрәнәләр һәм тиз үзләштерәләр. Максатыбыз – туган җирне, туган илне, туган табигатьне, туган телне ярату, аларны өйрәнү һәм халкыбызның гореф-гадәтләрен, йолаларын белү, аларга ихтирам тәрбияләү. Музыка сәнгате элек-электән үк татар халкында шәхес тәрбияләүдә зур көчкә ия булган. Мондый тәрбия баланың физик һәм рухи үсешенә дә уңай йогынты ясый. Музыка ритмнары астында атлау адымнырының җиңел һәм дөрес булуына, гәүдәне дөрес тотуга уңай тәэсир итә. Җырлаганда балаларның сулыш юллары кинәя, тавышы ныгый.

Кичәнең максаты: балаларда табигатькә сакчыл караш тәрбияләү иде. Икенче өлештә спортзалда "Сәламәтлек зур байлык" исеме астында әңгәмә үткәрелде һәм спорт уеннары уйнатылды.

5 февраль көнне Ямбулат авыл китапханәчесе Шәкүрова Гөлия Тямте –Мәтәскә авылы башлангыч мәктәбендә урнашкан китап бирү пунктында булып анда китап укучыларга “Китап – безнең иң ышанычлы, иң акыллы, иң якын дустыбыз” дип исемләнгән дәрес уздырды. Китап кешене рухи яктан баета, шик-борчуларны юкка чыгара, ышанычлы дус буларак сине бер вакытта да сатмый. Укучыларга әлеге дәрестән соң китап һәм журналлар да тәкъдим ителде.


8
февраль, 2016 ел
дүшәмбе

Барлыгы 6 команда катнашты: 5 команда Олы Мәтәскәнеке һәм бер команда Ямбулат авылыннан килде. Командалар көчле, уен кызу барды. Авылның җанатарлары да күп килгән иделәр.  Бу көн авыл халкы өчен чын мәгънәсендә бәйрәмгә әйләнде. Алар өчен  пылау пешерелде, коймак белән чәй эчертелде. Әлеге чараны оештыруда һәм үткәрүдә мәдәният хезмәткәрләре дә үз өлешләрен керттеләр.

Андерсен  әкиятләре буенча  викторина,  әкиятченең биографиясе  белән  танышу һәм  “Шырпы тоткан  кыз” әкиятен уку балаларда  зур  кызыксыну уятты.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International