“Китап – безнең иң ышанычлы, иң акыллы, иң якын дустыбыз”

2016 елның 9 феврале, сишәмбе

5 февраль көнне Ямбулат авыл китапханәчесе Шәкүрова Гөлия Тямте –Мәтәскә авылы башлангыч мәктәбендә урнашкан китап бирү пунктында булып анда китап укучыларга “Китап – безнең иң ышанычлы, иң акыллы, иң якын дустыбыз” дип исемләнгән дәрес уздырды. Китап кешене рухи яктан баета, шик-борчуларны юкка чыгара, ышанычлы дус буларак сине бер вакытта да сатмый. Укучыларга әлеге дәрестән соң китап һәм журналлар да тәкъдим ителде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International