ЯҢАЛЫКЛАР


12
февраль, 2016 ел
җомга

Китапханәче җурналлардан, папка-файл һәм буклетлардан күргәзмә үткәрде. Башта папка-альбомнар карадылар, аннан заманә афәте-наркомания турында әңгәмә уздырылды.

Утырышта күптән түгел  Мәскәү шәһәрендә булып узган партиянең 15 Съезды йомгакларын өйрәнү һәм партиянең Татарстан төбәк бүлегенең Дәүләт Думасына депутатлар сайлау кампаниясендә катнашу мәсьәләләре каралды. Утырышны төбәк сәяси партиясе Секретаре, Татарстан Дәүләт Советы рәисе Ф.Х. Мөхәммәтшин алып барды. Утырыш көн тәртибенә куелган мәсьәләләр буенча тиешле карарлар кабул итте.

2016 елнын 9 февралендэ районнын отчет жыелышлары графигы нигезендэ, ООО «Сэт иле-Телэче» Узэк, Сауш хэм Баландыш булекчэлэрендэ 2015 ел эш нэтижэлэренэ йомгаклау отчеты булып утте. Жыелышта авыл хужалыгы хэм азык-толек идарэсе житэкчесе Низамутдинов Р.Х., ООО «Сэт иле-Телэче»филиалынын беренче урынбасары Гайнутдинов А.Ф., Управления белгечлэре, хужалык житэкчелэре хэм авыл советы житэкчелэре катнашты. Доклад белэн авыл хужалыгы хэм азык-толек идарэсе житэкчесе, ООО «Сэт иле-Телэче»филиалынын беренче урынбасары хэм Узэк, Сауш, Баландыш булекчэ житэкчелэре чыгыш ясадылар. Катнашучылар хэрберсе узган елнын эш нэтижэлэренэ хэм курсэткечлэренэ анализ биреп, 2016 елга планнар хэм куелган бурычлар белэн таныштырдылар.

        Бу чара коллективнын концерт номерлары хэм талантлы узешчэннэр чыгышы белэн башланды. Жыелышта шулай ук, агымдагы икътисади житештеругэ багышланган сораулар хэм хужалык хезмэтчэннэренен тэкъдимнэре каралды. Жыелышнын ахырында алдынгыларга район башлыгынын Мактау грамоталары хэм рэхмэт хатлары, шулай ук юбилярларга кыйммэтле булэклэр тапшырылды.    

Тәҗрибә уртаклашу һәр эшченең нәтиҗәле эшчәнлеге. Бу очрашуның максаты: яхшы эшләр белән бүлешү, араларны ныгыту. Балалар иҗат үзәгенә Балтач районы мәктәптән тыш эшләр үзәге директоры Ахметзянова Альбина Валерьевна, экологик тәрбия эшләре буенча методист Яппаров Ильдар Вазихович һәм өстәмә белем бирү педагогы Галлямова Алиса Разитовна килделәр.

Шулай ук "Туган як әдипләре" дигән күргәзмә ясап куелган. Бу китаплардан төрле күмәк чаралар үткәргәндә, күргәзмәләр куйганда, сценарийлар язганда, иншалар һәм рефератлар язганда файдаланыла.

Кичә, 9 февраль көнне Иннополис университетында «IT-чемпион-2015» конкурсының I и II этап җиңүчеләрен котлау тантанасы булып узды.  Әлеге чарада  Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Минниханов, фән һәм мәгарифъ министры Энгель Фаттахов,мәгълүматлаштыру һәм элемтэ министры Роман Шайхутдинов катнашты. Югары Кибәхуҗа урта мәктәбенең 10 сыйныф укучысы Шөгаепов Илнур конкурса катнашып планшет белән бүләкләнде.

5 февраль көнне Үзәк мәктәп базасында "Ел Укытучысы - 2016" республика конкурсының муниципаль туры узды. Конкурста барлыгы 15 укытучы катнашты. Аларның һәрберсе "Мастер - класс" күрсәтте. Конкурс нәтиҗәләре буенча Мортазина Лилия Хөснетдин кызы җиңүче дип табылды. Аны җиңүе белән ихлас котлыйбыз һәм иҗади уңышлар телибез. Сауш мәктәбенең физик тәрбия укытучысы Зәйнуллин И.И. уңышлы чыгыш ясап, икенче урынга лаек булды.

8 февраль көнне Лилия Хөснетдин кызы Кукмарада узачак зона турында катнашачак. 

Олы Кибәхуҗа башлангыч мәктәбендә Теләченең 25 еллыгы уңаеннан  фестивальгә һәм “Созвездие-Йолдызлык”ка әзерләнү бара. Балалар бию түгәрәгендә шушы чараларда чыгыш ясау өчен бию өйрәнү өстендә эшлиләр.

Спорт- тормышның үзәге. Мәктәп коллективы укчыларның сәламәтлеген ныгыту өчен бөтен мөмкинлекләрне дә файдалана.  Бигрәк тә мәктәптә спортның кышкы төрләре белән шөгыльләнергә яраталар укучылар. Чаңгыда йөрү, саф һава сулау күңелле тойгылар гына уята, диләр алар. Мәктәптә спортның кышкы төрләренә багышланган чара булып узды. Анда барлык сыйныфлар да актив катнашты.

Бүгенге көндә мәктәпкәчә яштәге балаларны ике телгә дә өйрәтүнең   яңа системасы эшләнде. Ул үз максаты итеп теләргә өйрәтү процессында яңа технологияләрне куллануны максат итеп куйды. Төрле телләргә өйрәтүдә заманча технологияләрне куллану ул - әхлаклы кеше тәрбияләү.

Хәзерге көндә милли балалар бакчалары өчен -  татар балаларына рус теленә өйрәтү өчен төрле программалар һәм дәреслекләр төзеп бастырылды; методик кулланмалар һәм дидактик әсбаплар төзелде. Рус теленә өйрәтүдә, С.Гаффарованың  “Изучаем русский язык» программасына нигезләнеп эш  алып барыла. Без атнага 3 тапкыр рус теле шөгыле үткәрәбез. Рус телен балалар начар белми.Аңлыйлар, сөйләшергә тырышалар. Рус телендә җырлар да, шигырьләр дә өйрәнәләр.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International