ЯҢАЛЫКЛАР


12
февраль, 2016 ел
җомга

Районыбыз тарихын өйрәнү, аны киләчәк буыннарга тапшыру – безнең олы бурыч. Әлеге чарада Олы Нырсы, Иске Җөри  урта мәктәбе һәм Кече Кибәхуҗа төп мәктәбе укытучылары һәм укучылар авыл тарихларына багышланган презентацияләр белән чыгыш ясадылар. Тарих битләрен актаруда тәҗрибә туплаган Гыйлмиев С.Г. үзенең тарихны өйрәнүгә кагылышлы киңәшләрен бирде. Монда шулай ук Теләче музей җитәкчесе Билалова Ә.Ш., район Советыннан Яруллин Р.Н. да чыгыш ясады. Мондый очрашулар дәвамлы булыр дип көтелә.

Алар боз өстендә уза торган спорт төрләре белән таныштылар. Үзләре дә хоккей уйнап, капкага “Гол” кертеп карадылар.

Хоккей уенын мин оша­там,

Ти­мераяк­та шуарга яратам.

Әти-әни, дус­ларым­ны,

Гел үземә каратам.

Кәшәкәне кысып тотам,

Яратам гол кер­тер­гә.

Ти­рә-як­та уйнау­чыны

Ал­дап-юл­дап йөр­тер­гә.

Үс­кәч телим зур хок­кей­да

Тренер булып китәр­гә.

Максабаш  коман­дасын

Гел берен­че итәр­гә. .

Әлеге җыелыш барышында 2016 елның январь аена нәтиҗә ясалды  һәм социаль хезмәт күрсәтү өлкәсендәге үзгәрешләр белән таныштырылды. Шулай ук җыелышта Рәсәй эчке эшләр бүлегенең Теләче муниципаль районындагы бүлекчәсенең житәкчесе А. Ф. Хайрутдинов һәм районның янгын күзәтчелек эшчәнлеге бүлекчәсенең җитәкчесе урынбасары  Л. М. Хакимуллин катнаштылар. Алар терроризм, янгын куркынычсызлыгы һәм мошенниклар буенча аңлату эшләре алып бардылар.

9 нче февральдә Теләче  урта мәктәбендә “Дәрестән тыш чараларда универсаль уку гамәлләре формалаштыру” дигән темага район семинары булып узды. Анда район мәгариф бүлеге җитәкчесе урынбасары Шакирова Г.Р., педагог- психолог Хаҗиева С.Н. район мәктәпләренең директор урынбасарларлары һәм методик җитәкчеләре катнашты. Алар дәрестән тыш оештырылган төрле түгәрәкләргә, спорт секцияләре эшчәнлеген карадылар, мәктәпнеңТуган якны өйрәнү музеенда булдылар. Соңыннан эшлекле сөйләшү түгәрәк өстәл артында дәвам иттеләр.

Олы Мишә урта мәктәбендә патриотик тәрбия бирү айлыгы дәвам итә. План нигезендә төрле спорт ярышлары оештырыла.Бу атнада сыйныфлар арасында өстәл теннисы ярышлары уздырыла. Укучыларыбыз өстәл теннисы уенын бик яраталар.Спортның бу төре укучыларда физик сыйфатлар тәрбияли.

Тэрбиягэ бала алучы гаилэлэргэ  педагогик, юридик хэм социаль ярдэм курсэтуне жинелэйту кузлегеннэн чыгып, буген 10 февраль конне Телэче муниципаль районы Башкарма комитетынын опека хэм попечительлек секторы каршында  тэрбиягэ бала алган гаилэлэр Клубы оештырылды. Оештыру жыелышында тэрбиягэ бала алучы гаилэлэр,  халыкка социаль ярдэм курсэту  оешмасыннан специалистлар хэм юрист катнашты.

       Жыелышта шулай ук Клубнын рэисе итеп тэрбиягэ 3 бала алган эни – Субаш авылында яшэуче Кузнецова Мария Михаил кызы хэм сэркэтибе итеп опека хэм попечительлек секторында консультант-алып баручы специалист булып эшлэуче Шафигуллина Илусэ Мансур кызы сайланды.

9нчы февраль көнне Иннополис университетында “IT-чемпион-2015” республика конкурсында җинүче укучыларны котлау тантанасы булды. Теләче мәктәбе укучылары Муртазин С, Шугаепова Ф. конкурста җинделәр, кыйммәтле бүләкләргә лаек булдылар

Әлеге чарада  Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Минниханов, фән һәм мәгарифъ министры Энгель Фаттахов,мәгълүматлаштыру һәм элемтэ министры Роман Шайхутдинов катнашты. Бу конкурс республикада инде өченче тапкыр үтте. Быел безнең мәктәп буенча 6 сыйныф укучысы Хакимова Айсылу җиңүче булды. Ул кичә планшет белән бүләкләнде.  Аны чын күңелдән әлеге җиңүе белән  котлыйбыз.  

9 нчы февраль көнне Иннополис университетында « IT – чемпион – 2015» конкурсының  I  һәм   II этап җиңүчеләрен котлау тантанасы булып узды. Әлеге мәртәбәле чарада Фатих Хөсни исемендәге Олы Мәтәскә урта мәктәбенең “ Лесной төп мәктәбе” филиалының  8 нче сыйныф укучысы Зәйнетдинова Ләйсирә катнашып, смартфон  белән бүләкләнде. Җиңүчеләрне Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Минниханов, фән һәм мәгариф министры Энгель  Фаттахов, мәгълүматлаштыру һәм элемтә министры Роман Шайхутдинов котлады.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International