10 февраль көнне Теләче җирлекара китапханәсендә китапханәчеләр, тарих укытучылары, районыбыз тарихына битараф булмаган кешеләр катнашында бик тә файдалы очрашу булды.

2016 елның 12 феврале, җомга

Районыбыз тарихын өйрәнү, аны киләчәк буыннарга тапшыру – безнең олы бурыч. Әлеге чарада Олы Нырсы, Иске Җөри  урта мәктәбе һәм Кече Кибәхуҗа төп мәктәбе укытучылары һәм укучылар авыл тарихларына багышланган презентацияләр белән чыгыш ясадылар. Тарих битләрен актаруда тәҗрибә туплаган Гыйлмиев С.Г. үзенең тарихны өйрәнүгә кагылышлы киңәшләрен бирде. Монда шулай ук Теләче музей җитәкчесе Билалова Ә.Ш., район Советыннан Яруллин Р.Н. да чыгыш ясады. Мондый очрашулар дәвамлы булыр дип көтелә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International