“Дәрестән тыш чараларда универсаль уку гамәлләре формалаштыру” дигән темага район семинары.

2016 елның 12 феврале, җомга

9 нче февральдә Теләче  урта мәктәбендә “Дәрестән тыш чараларда универсаль уку гамәлләре формалаштыру” дигән темага район семинары булып узды. Анда район мәгариф бүлеге җитәкчесе урынбасары Шакирова Г.Р., педагог- психолог Хаҗиева С.Н. район мәктәпләренең директор урынбасарларлары һәм методик җитәкчеләре катнашты. Алар дәрестән тыш оештырылган төрле түгәрәкләргә, спорт секцияләре эшчәнлеген карадылар, мәктәпнеңТуган якны өйрәнү музеенда булдылар. Соңыннан эшлекле сөйләшү түгәрәк өстәл артында дәвам иттеләр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International