9 февраль көнне Урта Мишә авыл китапханәсендә язучы Фәнис Яруллинның туган көне уңаеннан “Язмышларга буйсынмас җан” исемле әдәби сәгать үткәрелде. Әдәби сәгатьтә китапханәче тарафыннан Фәнис Яруллинның тормыш юлы, иҗаты сөйләнелде. Китап укучыларга әдипнең китаплары тәкъдим ителде.
Опрос проводится с 1 февраля 2016 года по 1 марта 2016 года
Уважаемый житель Республики Татарстан!
Просим Вас принять участие в опросе населения об эффективности деятельности руководителей органов местного самоуправления городских округов, муниципальных районов и организаций Республики Татарстан.
Ваше участие в Опросе позволит объективно оценить качество работы руководителей органов местного самоуправления и организаций, осуществляющих оказание услуг населению городских округов и муниципальных районов республики.
Опрос анонимный, и его результаты будут использоваться исключительно в обобщенном виде, с целью разработки предложений по повышению эффективности деятельности органов местного самоуправления и организаций, осуществляющих оказание услуг населению.
Благодарим Вас за участие!
Монда төрле кызыклы уеннар уйнатылды, биюләр оештырылды. Ял вакытында өлкәннәр китапханәгә кайткан яна китаплар белэн таныштырылды. Кичәдә барысы 36 кеше катнашты.
9 февраль көнне Сауш авылы китапханәсендэ Фәнис Яруллинның туган көне уңаеннан “Ул тормышка гашыйк кеше иде” темасына искә алу кичәсе үткәрелде. Кичәдә китапханәче укучыларны анын тормыш юлы һәм иҗаты белән таныштырды. Шагыйрьнең шигырьләре яттан укылды.
Анда ир-егетләрнең сугыш вакытында һәм тыныч тормышта күрсәткән батырлыклары турында сөйләүче китаплар урын алган. Күргәзмә буенча күзәтү һәм әңгәмә үткәрелде.
Концерт программасына кызлар вокаль ансамбле, «Балкыш» бию төркеме,лирик биюләр, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Эмиль Хузиахметов, Ямбулат авыл клубы каршында эшләп килүче «Умырзая» фольклор коллективының «Яшь киленгэ чишмә юлын күрсәтү» йоласы, хәзергесе көндә Авиатөзелеш районында 33 нче мәктәптә «Татар җыры» иҗат берләшмәсен җитәкләүче Чулпан Фәйзелгатова, «Йолдызчык» бию төркеме, Татар Дәүләт җыр бию ансамбле солистлары Дамир һәм Голшат Имамиевалар чыгышын тамашачы бик җылы кабул итте.
10 февраль - А.С.Пушкинны искә алу көне. 9 февраль көнне Айдар авылы китапханәсендә, бөек шагыйрьнең тормышын һәм иҗатын яктырткан, "Давайте, Пушкина читать!” дип исемләнгән күргәзмә эшләде. Күргәзмәдәге китапларга күзәтү ясалды, шигырьләре укылды һәм балалар Пушкинның китапларын өйләренә яздырып алдылар.
Баландыш төп мәктәбендә 10 февраль көнне механизатор Миннегали Сафин призына татарча көрәш ярышы булды. Безнең команда 3 нче урынны алды. Спортсменнарыбызны уңышлары белән котлыйбыз.
6 февраль көнне районыбызның яңадан торгызылуына 25 ел тулу уңаеннан игълан ителгән “Туган җирем- Теләче” дип исемләнгән халык иҗаты фестивале старт алды. Фестивальдә 5 яшьтән 55 яшькә кадәр булган һәм аннан да югары яшьтәге авылдашлар катнашты. Төрле номинацияләрдә чыгыш ясаган үзешчән артистларыбызның чыгышын тамашачы җылы кабул итте, көчле алкышларга күмде.
2016 елның 10 февралендә Баландыш төп мәктәбе базасында Теләче балалар яшүсмерләр спорт мәктәбе тарафыннан авыл хуҗалыгы атказанган механизаторы Миңнегали Сафин призына 2000 елда туган һәм аннан кечерәк яшьтәге балалар һәм яшүсмерләр арасында татарча көрәш буенча район беренчелеге үткәрелде.