2016 елның 10 февралендә Баландыш төп мәктәбе базасында Теләче балалар яшүсмерләр спорт мәктәбе тарафыннан авыл хуҗалыгы атказанган механизаторы Миңнегали Сафин призына 2000 елда туган һәм аннан кечерәк яшьтәге балалар һәм яшүсмерләр арасында татарча көрәш буенча район беренчелеге үткәрелде. Ярышта барлыгы 100 дэн артык яшь көрәшче катнашты. Командалар беренчелеге түбәндәгечә хәл ителде:
1 урында – Шәтке
2 урында – Олы Нырсы
3 урында – Баландыш, Олы Мәтәскә командалары.
4 урында- Иске Җөри
5 урында-Теләче
6 урында-Олы Мишә
7 урында-Югары Кибәхуҗа
Әлеге ярышларны уздыруда зур булышлык күрсәткән өчен җаваплыгы чикләнгән “Сот иле-Теләче” филиалына һәм Баландыш төп мәктәбе коллективына зур рәхмәтләребезне җиткерәбез.