9 февраль көнне Урта Мишә авыл китапханәсендә язучы Фәнис Яруллинның туган көне уңаеннан “Язмышларга буйсынмас җан” исемле әдәби сәгать үткәрелде. Әдәби сәгатьтә китапханәче тарафыннан Фәнис Яруллинның тормыш юлы, иҗаты сөйләнелде. Китап укучыларга әдипнең китаплары тәкъдим ителде.