Кичәдә Теләче урта мәктәбенең өченче “в” сыйныфы укучылары, актив рәвештә викторина һәм башваткыч сорауларына җавап биреп, үзләренең Туган илебез һәм аның геройлары турындагы белемнәрен ныгыттылар. Әлеге чара ярдәмендә, без балаларны Муса Җәлилнең тормыш юлы һәм иҗаты белән генә таныштырып калмыйча, аларда ватанпәрвәрлек һәм горурлык хисләре дә уятырга тырыштык.
Шагыйрьнең туган көне уңаеннан Шармыш авыл китапханәсендә “Советлар Союзы Герое” дип исемләнгән стенд, Муса Җәлилнең иҗатына һәм тормыш юлына багышланган китаплардан төзелгән күргәзмә оештырылды. Китап укучылар белән “Гомеремне дә бирәм халкыма” дигән темага әңгәмә уздырылды.
Шул уңайдан 11 февраль көнне Казаклар авылы китапханәсендә “Экранда кино, ә бездә китаплар” дип исемләнгән күргәзмә ясалды. Укучылар күргәзмә Китап белән ел дәвамында таныша алачаклар.
11 февраль көнне Теләче урта мәктәбендә ТНВ информацион - аналитик программасы «Белем доньясы» каналы кунакта булып китте. Мәктәбебездә үткән кызыклы дәресләр һәм класстан тыш чараларда укучылар үзләренең белемнәрен күрсәттеләр, актив катнаштылар. Көн буе мәктәптә күңелле бәйрәм үткәндәй гөрләп торды.
Балалар һәм мәдәният хезмәткәрләре ярдәмендә әлеге чара хезмәт, җыр бәйрәменә әверелде. Максабаш балалар бакчасына йөрүче балалар башкаруындагы җырлар тамашачыларның күңелләренә хуш килде.
Монда район тарихына кагылышлы китап, журналлар, мәкаләләр, шулай ук танылган шәхесләребез турында мәгълүмат тупланган. Китап укучылар белән күргәзмәгә күзәтү һәм әңгәмә уздырылды.
10 февраль көнне Теләченең №3 балалар бакчасы базасында республика күләм “Яшел ут-2016” бәйгесенең район сайлап алу туры булып үтте.Бәйге ике этаптан торды : теоретик һәм практик өлештән.Теоретик өлештә тәрбиячеләр юл йөрү кагыйдәләрен камил белүләрен күрсәтеп, 20 сораудан торган имтихан бирделәр .Икенче практик өлештә конкурста катнашучылар балалар белән юл йөрү кагыйдәләрен өйрәтү буенча, төрле ысул һәм алымнарын кулланып ,балалар белән оешкан белем бирү эшчәнлегеннән 10-15 минутлык шөгыль-фрагментлар күрсәттеләр.
Бу бәйгедә безнең 2нче балалар бакчасыннан тәрбияче Юсупова Г.Ф.катнашты һәм иң күп бал җыеп ,җиңүгә иреште. Бу җиңү аңа республика этабында катнашырга мөмкинлек бирде. Гөлсинә Фаухетдинованы бу зур уңышы белән котлыйбыз һәм алга таба да һөнәри уңышлар телибез.
Наркотиклар яшьләр мохитенә елдан-ел күбрәк үтеп керә. Алардан башка кичәләр дискотекалар, бәйрәмнәр үткәрергә без китапханәчеләр, яшь буынны өйрәтергә тиешбез. Наркотиклар юк дип ничек әйтергә? Бу темага күзәтү үткәрелде.
10 февраля 2016 года администрация района совместно с Министерством экологии и природных ресурсов Республики Татарстан, налоговыми органами, пенсионным фондом и органами статистики провела семинар-совещание для представителей малого и среднего бизнеса в Тюлячинском муниципальном районе по основным изменениям, касающиеся предоставления отчётности. Выступающие из Министерства акцентировали внимание предпринимателей на штрафных санкциях, которые были увеличены для тех, кто не предоставит до 1 марта 2016 года отчёт «Об образовании, использовании, обезвреживании и размещении отходов, представляемой субъектами малого и среднего предпринимательства». В целях облегчения предоставления данного отчёта было принято решение пригласить представителя Министерства - Билалова Ришата Мидехатовича 15 февраля с 9:00 до 11:30 в администрацию Тюлячинского района.