Кичәдә Теләче урта мәктәбенең өченче “в” сыйныфы укучылары, актив рәвештә викторина һәм башваткыч сорауларына җавап биреп, үзләренең Туган илебез һәм аның геройлары турындагы белемнәрен ныгыттылар. Әлеге чара ярдәмендә, без балаларны Муса Җәлилнең тормыш юлы һәм иҗаты белән генә таныштырып калмыйча, аларда ватанпәрвәрлек һәм горурлык хисләре дә уятырга тырыштык.