8 февраль көнне район мәгариф бүлеге базасында психолого-медико педагогик комиссия утырышы уздырылды.Бу комиссиянең төп бурычы булып сәламәтлеге чикле балаларга комплекслы диагностика уздырып аларга алга таба белем һәм тәрбия бирүнеңягыннан тәкъдимнәр бирелде.
9 февраль көнне Балалар иҗат үзәгендә Балтач районы мәктәптән тыш эшләр үзәге хезмәттәшләре белән очрашу оештырылды. Тәҗрибә уртаклашу һәр эшченең нәтиҗәле эшчәнлеге. Бу очрашуның максаты: яхшы эшләр белән бүлешү, араларны ныгыту. Балалар иҗат үзәгенә Балтач районы мәктәптән тыш эшләр үзәге директоры Ахметзянова Альбина Валерьевна, экологик тәрбия эшләре буенча методист Яппаров Ильдар Вазихович һәм өстәмә белем бирү педагогы Галлямова Алиса Разитовна килделәр.
8-9 февраль көннәрендә Кукмара муниципаль районының А.М.Булатов исемендәге лицеенда Россиякүләм “Ел укытучысы-2016” бәйгесенең зона туры үткәрелде. Әлеге бәйгедә Балтач, Арча, Әтнә, Кукмара, Теләче районнарыннан 15 укытучы катнашты.
Теләче районыннан муниципаль турда җиңүчеләр: Үзәк урта мәктәбенең инглиз теле укытучысы Мортазина Лилия Хөснетдиновна, Шәтке урта мәктәбенең информатика укытучысы Мозафаров Илнар Гыйльфанович, Кече Кибәхуҗа төп мәктәбенең инглиз теле укытучысы Хәбибуллина Люция Инсафовна дәресләр һәм мастер-класс күрсәтеп, көч сынаштылар.
Татар халкының каһарман улы патриот-шагыйрь Муса Җәлилнең тууына 110 ел тулу уңаеннан аның шигырьләрен,аның сүзләренә язылган җырларны өйрәнәбез.
11 февраль көнне Иске Җөри урта мәктәбе базасында сыйныф җитәкчеләре конкурсы узды. Конкурсантлар үзләре һәм класс белән эшләү методлары турында сөйләделәр, мастер-класс үткәрделәр. Быел “Юная Россия”, “Лидер”, “Новое поколение” программалары белән эшләүгә басым ясалды. Һәрбер сыйныф җитәкчесенең дә мастер-классы үзенчәлекле булды. Олы Мишә урта мәктәбеннән 11 сыйныф җитәкчесе Габдрахманова Гүзәл Габдулхаевна катнашты. Аның дәресе иҗади һәм җанлы үтте. Сыйныф җитәкчеләренә алга таба да иҗади уңышлар теләп калабыз!
10 февраль көнне Теләче мәдәният йортында Теләче районының кабат оешуына 25 ел тулу уңаеннан “Туган җирем - Теләче”дип исемләнгән сәнгать фестивале белән Олы Мәтәскә авыл җирлеге чыгыш ясады. Район сәхнәсендә безнең Олы Мәтәскә балалар бакчасында тәрбияләнүче Валиуллина Илсинә бик матур чыгыш ясады. Аның чыгышын тамашачылар бик җылы кабул иттеләр.
Теләче җирлекара китапханәсендә “Тарих эзләре буйлап” исемләнгән күргәзмә эшләнде. Күргәзмәдә Теләче районының үткәне һәм бүгенгесенә багышланган китаплар, журнал, газета мәкаләләре урын алган.
Сауш авылы китапханәсендә районыбыз оешуга 25 ел тулу уңаеннан “Теләчегә - 25” дип исемләнгән стенд-газета эшләнде.
Сауш авылы китапханәсендә әлеге темаларны яктыртучы стенд эшләнелде.
Сауш авылы китапханәсендә туган тел көне уңаеннан “Тел – рухи дөнья көзгесе” исемле стена газетасы эшләнде.