8-9 февраль көннәрендә Кукмара муниципаль районының А.М.Булатов исемендәге лицеенда Россиякүләм “Ел укытучысы-2016” бәйгесенең зона туры үткәрелде. Әлеге бәйгедә Балтач, Арча, Әтнә, Кукмара, Теләче районнарыннан 15 укытучы катнашты.
Теләче районыннан муниципаль турда җиңүчеләр: Үзәк урта мәктәбенең инглиз теле укытучысы Мортазина Лилия Хөснетдиновна, Шәтке урта мәктәбенең информатика укытучысы Мозафаров Илнар Гыйльфанович, Кече Кибәхуҗа төп мәктәбенең инглиз теле укытучысы Хәбибуллина Люция Инсафовна дәресләр һәм мастер-класс күрсәтеп, көч сынаштылар.