ЯҢАЛЫКЛАР


14
февраль, 2016 ел
якшәмбе

Әлеге чараны Алан җирлеге мәдәният учакларының иҗат көчләре "Хезмәт һәм иҗат бәйрәменә "әверелдерде. Хезмәт кешеләренә багышланган һәр чыгыш алкышларга күмелде.

Зур концерт – тамашада балалар да, яшьләр дә, өлкән буын кешеләре дә катнашты. Сәхнәдә туган авыл, туган як темасы өстенлек итте, татар халык җырлырын, милли биюләребезне тамашачы кайнар алкышларга кумде. Тамашабызда, тарих белән бәйләп, язучыларыбыз әсәрләрендә урын алган данлыклы “Теләче базары” куренеше дә урын алды. “Аулак өй”дә егетләр-кызлар гореф-гадәтләрне яңартты. Шулай ук гармунчылар чыгышы да, гаилә ансамбле дә мактауга лаек булды.

5 нче февраль көнне Теләче районы мәдәният йортында Алан авылы җирлегенең иҗат көчләре районыбыныз оешуына 25 ел тулуга багышлап иглан ителгән "Туган җирем -Теләче " район иҗат фестивале кысаларында зур концерт белән чыгыш ясады. Әлеге чыгышта барысы 100 гә якын кеше - аерым башкаручылар,Алан урта мәктәбенең хор коллективы,"Илкәэем"вокаль ансамбле,"Сүнмәс дәрт","Шома бас" бию төркемнәре,"Ядкарь","Умырзая","Сөенче" фольклор иҗат төркемнәре,"Садугачым"халык уен кораллары ансамбле чыгыш ясады.

12 нче февраль көнне Теләченең  №2 нче номерлы балалар бакчасы базасында район тәрбиячеләренең ел саен үткәрелә торган “Ел тәрбиячесе-2016” конкурсының район туры булып үтте. Район турына барлыгы 6 педагог үтте. Менә алар: Хазипова Сайлан Нагимовна -  Теләченең №1 балалар бакчасы педагог-психологы, Шаймарданова Миляуша Наиловна - Теләченең №3 балалар бакчасы укытучы - логопеды,  Хузина Рузия Гусмановна Теләченең №3 балалар бакчасы тәрбиячесе, Рафикова Лилия Альфредовна - Теләченең №2 балалар бакчасы музыка җитәкчесе, Ярмиева Зульфия Мидехатовна -  Теләченең №2 балалар бакчасы рус теле тәрбиячесе,  Касимова Гузалия Сайфулловна – Шәтке балалар бакчасы тәрбиячесе. Комиссия членнары (Карпова Наталья Владимировна, Саетова Анна Николаевна, Закирова Сәҗидә Гайнулловна, Якупова Линара Канифовна, Хабибуллина Нурия Ракифовна) конкурсантларның белемнәрен 3 юнәлештә сынадылар: 1. “Творческая презентация (регламент 10 мин). 2. “Мастер-класс” (регламент 20 мин.), 3. Решение педагогических ситуаций (регламент 5 мин.).

     2016 елның 11-февралендә Теләче урта мәктәбендә “КНИТУ ның ачык ишекләр көне” үткәрелде. Анда университет  белгечләре Садыков Әсхәдулла Хабибулла улы, Хәсәнова Валерия Карл кызы, студент Федоров Максим, “Химия-биология, география” фәннәре кураторы Нигемәтҗанова Гүзәлия Заhит кызы катнашты. Университет  белгечләре ВУЗга укырга керү шартлары, университет структурасы hәм студентлар тормышы белән таныштырып, укучыларның күпсанлы сорауларына җавап бирделәр.

11 нче февраль көнне Узәк  гомуми белем бирү мәктәбендә район мәктәплеренең  9 һәм 11 сыйныф укучылары физика, химия, биология, география, тарих, җәмгыят белеме һәм информатика фәннәре буенча сынау тесты үттеләр.

 11 февраль көнне Иске Җөри мәктәбендә “Сыйныф җитәкчесе-2016” республика конкурсының муниципаль туры үтте. Конкурста район мәктәпләреннән 10 сыйныф титәкчесе катнашты. Җиңүчеләр:

1 урын – Җаббарова Гөлнара Нәҗиповна, Баландыш урта белем бирү мәктәбенең 5 сыйныф укытучысы.

2 урын – Саттарова Тәслимә Фатыйховна , Теләче гомуми белем бирү мәктәбенең 3 сыйныф укытучысы.

3 урын – Биктагирова Айгел Гилфановна, Олы Нырсы гомуми белем бирү мәктәбенең 5 сыйныф укытучысы.

 3 урын – Хазеева Гөлчәчәк Рәсимовна , Үзәк гомуми белем бирү мәктәбенең 8 сыйныф укытучысы.

      Җаббарова Гөлнара Нәҗиповна   15 март көнне Питрәч районында зона турында катнашачак.

Район турында барлыгы Теләченең №1, №2, №3, Үзәк балалар бакчасыннан 6 тәрбияче көч сынашты. Комиссия членнары (Саетова Анна Николаевна, Закирова Сазида Гайнулловна,Закиров Динар Рамилевич.) конкурсантларның белемнәрен 2 юнәлештә сынадылар: 1. Юл йөрү кагыйдәләре буенча экзамен (регламент 20 мин). 2. Юл йөрү кагыйдәләре буенча шөгыль (регламент 10-15 мин.) “Яшел ут” конкурсының район туры нәтиҗәләре буенча  җиңүче дип  Теләченең №2 нче номерлы балалар бакчасы тәрбиячесе Юсупова Гөлсинә Фаухетдиновна танылды. 2 нче һәм 3 нче урыннарны  Теләченең №1 балалар бакчасы тәрбиячесе Исхакова Лилия Фарилевна, Теләченең №3 нче  балалар бакчасы тәрбиячесе Мингазова Галия Рафаэльовналар бүлеште. Республика турына Теләченең №2 нче балалар бакчасы тәрбиячесе Юсупова Гөльсинә Фаухетдиновнаның эше тәкъдим ителәчәк.

Тантанада Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов, Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары - мәгариф һәм фән министры Энгель Фәттахов һәм мәгълүматлаштыру һәм элемтә министры Роман Шайхетдинов катнашты.

       Бүләкләнүчеләр арасында безнең район укучылары да бар.Алар -Теләче мәктәбеннән Шугаепова Фәридә һәм Муртазин Саид,Шәтке мәктәбеннән Хакимова Айсылу,Олы Мәтәскә мәктәбеннән Зәйнетдинова Ләйсирә,Югары Кибәхуҗа мәктәбеннән Шугаепов Ильнур,Сауш мәктәбеннән Рахматуллин Сәйдәш . Алар конкурс кысаларында олыларга Татарстан Республикасы дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр порталы хакында сөйләделәр, шәхси кабинетлар белән эшләргә һәм электрон хезмәтләрне түләргә өйрәттеләр. Конкурс нәтиҗәләре буенча җиңүчеләр планшет һәм смартфон белән бүләкләнделәр.

       "Иң актив мәктәп" номинациясендә  районда иң күп бал җыйган Сауш төп мәктәбенә  Samsung телевизоры тапшырылды. 

      9 февраль көнне Теләче гомуми белем бирү мәктәбендә мәктәп директорларының тәрбия эшләре буенча урынбасарлары һәм мәктәпнең сыйныф җитәкчеләренең методик берләшмә җитәкчеләре өчен “Мәктәптә сыйныфтан тыш чараларны ФДББС  таләпләре нигезендә оештыру” дигән темага семинар-киңәшмә үткәрелде. 

      Түгәрәк җитәкчеләре сыйныфтан тыш чаралар һәм мастер-класслар үткәрделәр. 

      Кочергина З.Б. “Классное содружество”  программасы буенча сыйныф сәгате күрсәтте.

      Мәктәптә эшләп килүче “Самостоятельные дети” проектында катнашучы  “Левис” отряды үзенең 2015 елда эшләгән эшләренә  йомгак ясап чыгыш ясады.

      Теләче мәктәбенең педагог-психологы  Габдрахманова З.З. семинарда катнашучыларны  балаларны коллективта берләштерү буенча тренингларны үткәрү төрләре белән таныштырды.

      Семинар ахырында тәрбия эшчәнлегенең 1 яртыеллыгы эчендә эшләнгән эшләргә  нәтиҗә  ясалды,  2 яртыеллыкка бурычлар куелды.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International