10 нчы февраль көнне Теләченең №3 нче балалар бакчасы базасында район тәрбиячеләре арасында 2 елга бер тапкыр үткәрелә торган “Яшел ут” конкурсының район туры булып үтте.

2016 елның 14 феврале, якшәмбе

Район турында барлыгы Теләченең №1, №2, №3, Үзәк балалар бакчасыннан 6 тәрбияче көч сынашты. Комиссия членнары (Саетова Анна Николаевна, Закирова Сазида Гайнулловна,Закиров Динар Рамилевич.) конкурсантларның белемнәрен 2 юнәлештә сынадылар: 1. Юл йөрү кагыйдәләре буенча экзамен (регламент 20 мин). 2. Юл йөрү кагыйдәләре буенча шөгыль (регламент 10-15 мин.) “Яшел ут” конкурсының район туры нәтиҗәләре буенча  җиңүче дип  Теләченең №2 нче номерлы балалар бакчасы тәрбиячесе Юсупова Гөлсинә Фаухетдиновна танылды. 2 нче һәм 3 нче урыннарны  Теләченең №1 балалар бакчасы тәрбиячесе Исхакова Лилия Фарилевна, Теләченең №3 нче  балалар бакчасы тәрбиячесе Мингазова Галия Рафаэльовналар бүлеште. Республика турына Теләченең №2 нче балалар бакчасы тәрбиячесе Юсупова Гөльсинә Фаухетдиновнаның эше тәкъдим ителәчәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International