9 февраль көнне Теләче гомуми белем бирү мәктәбендә мәктәп директорларының тәрбия эшләре буенча урынбасарлары һәм мәктәпнең сыйныф җитәкчеләренең методик берләшмә җитәкчеләре өчен “Мәктәптә сыйныфтан тыш чараларны ФДББС таләпләре нигезендә оештыру” дигән темага семинар-киңәшмә үткәрелде.
Түгәрәк җитәкчеләре сыйныфтан тыш чаралар һәм мастер-класслар үткәрделәр.
Кочергина З.Б. “Классное содружество” программасы буенча сыйныф сәгате күрсәтте.
Мәктәптә эшләп килүче “Самостоятельные дети” проектында катнашучы “Левис” отряды үзенең 2015 елда эшләгән эшләренә йомгак ясап чыгыш ясады.
Теләче мәктәбенең педагог-психологы Габдрахманова З.З. семинарда катнашучыларны балаларны коллективта берләштерү буенча тренингларны үткәрү төрләре белән таныштырды.
Семинар ахырында тәрбия эшчәнлегенең 1 яртыеллыгы эчендә эшләнгән эшләргә нәтиҗә ясалды, 2 яртыеллыкка бурычлар куелды.