Безнең Сауш балалар бакчасына йөрүче уртанчылар һәм мәктәпкә әзерлек төркеме балалары, тәрбияче Сахипова Р.М. җитәкчелегендә "Созвездие" белем бирү үзәгенең "Мастерская Деда Мороза" республика конкурсында үзләренең эшләре белән катнашып, 2 нче дәрәҗәдәге диплом белән бүләкләнделәр. Без аларны котлыйбыз һәм иҗади уңышлар телибез.
Республикабызда киң колач белән мәктәпкәчә яшьтәге балаларга белем-тәрбия бирүчеләрнең “Ел тәрбиячесе -2016” һөнәри бәйгеләре бара. Бу бәйгеләрнең әһәмияте шунда: алар тәрбиячеләрнең һөнәри осталыкларын үстерәләр, яңалыкка юл күрсәтәләр, нәтиҗәгә ирешү методлары, үзенчәлекле эш алымнары белән таныштыралар. Халкыбыз юкка гына: “Белгәннәрдән өйрән” димәгән бит ул.
Республика күләмендә үтүче "Ел тәрбиячесе 2016" бәйгесенең район этабы бүген 12 февраль көнне 2нче балалар бакчасы базасында узды. Бүген районыбызда “Ел тәрбиячесе” бәйгесендә катнашучы 6 педагог һөнәр осталыкларын күрсәттеләр. Безнең 3нче балалар бакчасыннан бәйгедә зурлар төркеме тәрбиячесе – Хузина Р.Г. һәм укытучы-логопед – Шаймарданова М.Н. катнашты. Алар бүгенге конкурста катнашып Шаймарданова М.Н. – 3 урынга , Хузина Р.Г. – “Иң талантлы педагог” номинациясенә лаек булдылар Катнашкан тәрбиячеләргә зур рәхмәтебезне җиткереп, аларга алга таба да актив булуларын һәм иҗади уңышлар телибез.
11 нче январь көнне, 3нче балалар бакча тәрбиячесе Хаҗинурова Г.Р., Балтач районың Сосна авылының мәдәният йортында «Мәктәпкәчә белем бирүдә федераль дәүләт белем бирү стандартларын тормышка ашыру» темасына семинарда катнашты. Семинарда Кукмара, Арча, Теләче, Саба, Биектау, Мамадыш, Балтач районнарыннан 170 педагог , “От рождения до школы» программасына УМК авторы Губанова Наталья Федоровна чыгышы тыңланды.
12 февраль көннеТеләче җирлекара китапханәсендә Муса Җәлилнең тууына 110 ел тулуга багышланган “Гомерем минем моңлы бер җыр иде, үлемем дә яңгырар җыр булып” дип исемләнгән әдәби кичә оештырылды. Кичәгә Теләче мәктәбе укучылары да чакырылган иде. Бу чара М. Җәлилнең тормыш юлын һәм иҗатын чагылдырган сценарий нигезендә укучылар тарафыннан сөйләнгән шигырьләр белән үрелеп барды. Укучылар игътибарына шулай ук шагыйрь турында презентацияләр тәкъдим ителде. Балалар викторина сорауларына җавап биреп үзләренең зирәклекләрен күрсәттеләр, соңыннан кяздырып алдылар.
Теләче җирлекара китапханәсендә “Тарих эзләре буйлап” исемләнгән күргәзмә эшләнде. Күргәзмәдә Теләче районының үткәне һәм бүгенгесенә багышланган китаплар, журнал, газета мәкаләләре урын алган.
Районыбыз тарихын өйрәнү, аны киләчәк буыннарга тапшыру – безнең олы бурыч. Әлеге чарада Олы Нырсы, Иске Җөри урта мәктәбе һәм Кече Кибәхуҗа төп мәктәбе укытучылары һәм укучылар авыл тарихларына багышланган презентацияләр белән чыгыш ясадылар. Тарих битләрен актаруда тәҗрибә туплаган Гыйлмиев С.Г. үзенең тарихны өйрәнүгә кагылышлы киңәшләрен бирде. Монда шулай ук Теләче музей җитәкчесе Билалова Ә.Ш., район Советыннан Яруллин Р.Н. да чыгыш ясады. Мондый очрашулар дәвамлы булыр дип көтелә.
Аның концерты сәхнәдэге музыкантлары булу белән аерым бер үзенчәлекле булды. Тере тавышка барган 3,5 сәгатьлек концерт программасы районыбыз халкына онытылмаслык матур хатирәләр генә калдырды.
Концерт программасына кызлар вокаль ансамбле, «Балкыш» бию төркеме,лирик биюләр, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Эмиль Хузиахметов, Ямбулат авыл клубы каршында эшләп килүче «Умырзая» фольклор коллективының «Яшь киленгэ чишмә юлын күрсәтү» йоласы, хәзергесе көндә Авиатөзелеш районында 33 нче мәктәптә «Татар җыры» иҗат берләшмәсен җитәкләүче Чулпан Фәйзелгатова, «Йолдызчык» бию төркеме, Татар Дәүләт җыр бию ансамбле солистлары Дамир һәм Голшат Имамиевалар чыгышын тамашачы бик җылы кабул итте.