16 нчы февраль 2016 көнне Татрстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты Разыя Гәбделәхәт кызы Садыкова тарафыннан шәхси сораулар буенча гражданнарны кабул итү оештырыла. Кабул итү Теләче авылы, Ленин урамы, 46 нчы йорт адресы буенча 10.00 сәгатьтә башлана. Белешмәләр өчен телефон: 2-10-37
Оештыру комитеты җитәкчесе, Татарстан Республикасы Дәүләт Советында “БЕРДӘМ РОССИЯ” партиясе фракциясе җитәкчесе Юрий Камалтынов рәислегендә узган киңәшмәдә эш графигы һәм комитет членнары арасында вазифаларны тәгаенләү каралды. Оештыру комитеты 17 кешедән тора һәм үзенең эшчәнлеген Казан шәһәре, Максим Горький урамы 9 нчы йортта урнашкан бинада алып бара.
Балалар иҗат үзәгенең “Волшебная паутинка” түгәрәгенә йөрүче укучылар үзләренең осталыкларын күрсәттеләр, актив катнаштылар.
9 февральдәИннополисУниверситетында "IT-чемпион-2015" республикакүләмконкурсының I һәм II этабыҗиңүчеләренбүләкләүтантанасы узды. Тантанада Татарстан Республикасы Президенты РөстәмМиңнеханов, Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары - мәгарифһәмфән министры ЭнгельФәттаховһәммәгълүматлаштыруһәмэлемтә министры Роман Шайхетдиновкатнашты.
Сәламәт булу- һәр кешенең дә теләге. Сәламәт булып үсәр өчен бакчада балаларыбызның иртәсе иртәнге гимнастика белән башланып китә. Шәхси гигиена таләпләрен үтәү, чыныгу күнегүләрен үткәрү, физзарядка ясау, саф һавада йөрү, дөрес туклану, чиста һәм пөхтә булу-болар барысыда физик сәламәтлек нигезе.
2016 елның 9 февраль көнендә «Родник» халыкка социаль хезмәт күрсәтү буенча комплекслы үзәгенең гаилә бүлеге хезмәткәрләре, “Тату гаилә” клубы кысаларына таянып, социаль яктан авыр тормышлы гаиләләр өчен, “Әтиләрнең гаиләдә булган роле” дип исемләнгән бердәм дәрес үткәрделәр. Бу дәреснең төп максаты: гаилә эчендә ата кешеләрнең рольлары һәм аларның тәрбиягә карашлары буенча эш алып бару.
10 нчы февраль көнне Баландыш авыл китапханәсендә туган якны өйрәнү дәресе уздырылды. 1 нче сыйныф укучыларына районыбыз тарихы һәм авылыбыз тарихы турында сөйләнде,туган як турында шигырьләр укылды.
12 февраль көннеТеләче җирлекара китапханәсендә Муса Җәлилнең тууына 110 ел тулуга багышланган “Гомерем минем моңлы бер җыр иде, үлемем дә яңгырар җыр булып” дип исемләнгән әдәби кичә оештырылды. Кичәгә Теләче мәктәбе укучылары да чакырылган иде. Бу чара М. Җәлилнең тормыш юлын һәм иҗатын чагылдырган сценарий нигезендә укучылар тарафыннан сөйләнгән шигырьләр белән үрелеп барды. Укучылар игътибарына шулай ук шагыйрь турында презентацияләр тәкъдим ителде. Балалар викторина сорауларына җавап биреп үзләренең зирәклекләрен күрсәттеләр, соңыннан кяздырып алдылар.
Биредэ районыбызнын барлык чангы спортын соючелэр жыелган иде.1,5-3 километрны уткэн марафончыларнын барчасы кутэренке кэеф белэн ойлэргэ таралды.
12 нче февраль көнне Айдар башлангыч мәктәбендә “Хәрби-патриотик айлык” унаеннан ”Ватанны саклаучы дип аталган һөнәр бар”дигән исем астында рәсем конкурсы үткәрелде.