12 февраль 2016 ел көнне Казан шәһәрендә алдан тавыш бирүне оештыру комитетының беренче утырышы булып узды. Оештыру комитеты җитәкчесе, Татарстан Республикасы Дәүләт Советында “БЕРДӘМ РОССИЯ” партиясе фракциясе җитәкчесе Юрий Камалтынов рәислегендә узган киңәшмәдә эш графигы һәм комитет членнары арасында вазифаларны тәгаенләү каралды. Оештыру комитеты 17 кешедән тора һәм үзенең эшчәнлеген Казан шәһәре, Максим Горький урамы 9 нчы йортта урнашкан бинада алып бара.