ЯҢАЛЫКЛАР


15
февраль, 2016 ел
дүшәмбе

12 февраль көнне Урта Мишә авыл китапханәсендә “Сез яраткан газета – журналлар» дип исемләнгән библиографик дәрес үткәрелде. Китап укучылар китапханәгә килгән матбугат белән таныштылар һәм өйләрендә укырга яздырып та алдылар.

  14 февраль көнне Теләче мәдәният йортында  Теләче районының яңадан торгызылуына 25 ел тулу уңаеннан,  "Туган җирем - Теләче" исемле фестиваль кысаларында Шәтке авылы үзешчәннәре чыгыш ясадылар. 
  Концертта Шәтке авылы мәдәният йортында эшләп килүче, "Өмет" бию ансамбле, "Тамчыкай" җыр-бию ансамбле, фольклор ансамбльләре чыгыш ясадылар. Шулай ук аерым җырчылар, Гөлнара Габделхаева, Гөлфирә Мухаметханова, Ильдар Мухаметхановлар тамашачыга үзләренең матур җырларын бүләк иттеләр. Мухаметхановларның гаилә ансамбле милли моңнарыбызны уйнадылар. Шәтке үзешчәннәре җыр-моңнары белән тамашачыларның күңелләрен күтәреп рухи азык өстәделәр.

 

   7 нче сыйныф укучысы Йосыпова Резеда, укытучысы Зәйнуллина Рушания Хәким кызы җитәкчелегендә, 12-14 нче февраль көннәрендә татар әдәбияты буенча Казан шәһәрендә үткәрелгән Республика предмет бәйгесендә катнашып, җиңүче дипломына ия булды. Аларны шушы мәртәбәле уңышлары белән чын күңелдән котлыйбыз!

Таулы илдә 9 ел һәм 51 көн барган каты бәрелешләр халкыбызга күпме кайгы-хәсрәт китерде, күпме канлы күз яшьләре түгелде...

15 февраль Әфганстанстандагы сугышларда катнашкан егетләрнең батырлыкларын искә алу көне. Шул уңайдан 14 февраль көнне безнең районда да шул сугышта башын салган батыр егетләрне сугышчан дуслары һәм район халкы искә алды. Ә безнең районнан сугышта катнашкан 45 солдатның икесе - Ямбулат авылыннан Миннегали Ногманов һәм Тиләҗедән Илшат Хәйруллин шул якларда мәңгегә ятып калды.

Иң элек район мәдәният йорты каршындагы обелискка веноклар, чәчәкләр куелды, Әфган сугышында һәлак булган батырларның рухы бер минутлык тынлык белән искә алынды.

Бу көнне Ямбулат авылында Миннегали Ногманов туып үскән нигезгә-йортка һәм Тиләҗе авылында Илшат Хәйруллин туып үскән йортка истәлек тактасы урнаштырылды.

Гомумән, Әфган сугышында батырларча һәлак булган якташларыбызның якты истәлеген онытмыйбыз, истә тотабыз. Алар белем алган мәктәпләрдә махсус стенд-почмаклар эшли, алар турында балаларга мәгълүмат бирелә.

Татарстан командасы составында Теләче районыннан Зәйнетдинов Ришат һәм Имамиев Ильфат бу Чемпионатта катнашып, икесе дә сул куллары белән 3, ун куллары белән 3 урын яулады. Шулай итеп, алар Россиянең спорт мастеры нормативын үтәп кайттылар.

Ачы авылы мәдәният йортында Гашыйклар көненә карата “Заря” клуб берләшмәсенә йөрүче балалар белән тематик  сувенирлар ясадылар.

Теләче районнынан коллегиядә район башлыгы И.Ф.Зарипов, авыл хуҗалыгы идарәсе җитәкчесе Р.Х.Низаметдинов һәм Алан, Игенче, Агролак, Нирус хуҗалыклары җитәкчеләре катнашачак.

18-19 февраль көннәрендә коллегия эшчәнлегендә тармак юнәлешләре буенча түгәрәк өстәлләр уздырылачак. Түгәрәзк өстәлләрдә авыл хуҗалыгы идарәсе һәм хуҗалык белгечләре катнашачак.

13 февраль көнне җыелышлар Игенче хуҗалыгында район башлыгы И.Ф.Зарипов, авыл хуҗалыгы идарәсе җитәкчесе Р.Х.Низаметдинов катнашында, Нирус хуҗалыгында район Советы аппараты җитәкчесе И.В.Муинов һәм авыл хуҗалыгы идарәсе бүлек җитәкчесе И.Р.Баев катшашында булып узды.

Барлык хуҗалыкларда да отчет җыелышлары оешкан төстә, күтәренке рухта узды.

Кичә КВН формасында узды. Анда “Субаш яшьләре” командасы һәм Балык Бистәсе районы Алан - Полян   авылыннан килгән  “Холодец” командасы  көч сынашты.

 Кичә бик матур һәм эчтәлекле булды.

Шимбә,ягъни 13февраль көнне Теләченең   олысы-кечесе Сабантуй  мәйданында  узган “Рәсәй чаңгы юлы-2016” спорт бәйрәме үткәрелде. Ярышларда безнең 3нче балалар бакчасы коллективы да бик теләп катнашты. Сәламәт яшәү рәвешенә өндәгән мондый төр массакүләм спорт ярышларын  үткәрү  һәр буын тарафыннан хуплап каршы алына.  Көннең салкынча, җиләс булуына карамастан, бирегә бердәм булып килгән райондашларыбызның  күплеге моны ачык чагылдыра.

Соңыннан ярыш нәтиҗәләре буенча җиңүчеләргә “Рәсәй чаңгы юлы-2016” грамоталар һәм  бүләкләр тапшырылды.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International