2016 елның 17 феврале көнне “Казанская ярмарка” ААҖ базасында ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек Министырлыгының еллык коллегиясе уздырыла. Коллегиядә ТР Президенты Р.Н.Минниханов та канашачак. Теләче районнынан коллегиядә район башлыгы И.Ф.Зарипов, авыл хуҗалыгы идарәсе җитәкчесе Р.Х.Низаметдинов һәм Алан, Игенче, Агролак, Нирус хуҗалыклары җитәкчеләре катнашачак.
18-19 февраль көннәрендә коллегия эшчәнлегендә тармак юнәлешләре буенча түгәрәк өстәлләр уздырылачак. Түгәрәзк өстәлләрдә авыл хуҗалыгы идарәсе һәм хуҗалык белгечләре катнашачак.