2016 елнын 10 февральдэн 13 февральгә кадәр Мәскәу шәһәрендә терәк-хәрәкәт аппараты буенча инвалид-спортчылар арасында армспорт буенча Дөнья Чемпионаты булып узды. Татарстан командасы составында Теләче районыннан Зәйнетдинов Ришат һәм Имамиев Ильфат бу Чемпионатта катнашып, икесе дә сул куллары белән 3, ун куллары белән 3 урын яулады. Шулай итеп, алар Россиянең спорт мастеры нормативын үтәп кайттылар.