Шимбә,ягъни 13февраль көнне Теләченең олысы-кечесе Сабантуй мәйданында узган “Рәсәй чаңгы юлы-2016” спорт бәйрәме үткәрелде. Ярышларда безнең 3нче балалар бакчасы коллективы да бик теләп катнашты. Сәламәт яшәү рәвешенә өндәгән мондый төр массакүләм спорт ярышларын үткәрү һәр буын тарафыннан хуплап каршы алына. Көннең салкынча, җиләс булуына карамастан, бирегә бердәм булып килгән райондашларыбызның күплеге моны ачык чагылдыра.
Соңыннан ярыш нәтиҗәләре буенча җиңүчеләргә “Рәсәй чаңгы юлы-2016” грамоталар һәм бүләкләр тапшырылды.