14 февраль көнне Теләче мәдәният йортында Теләче районының яңадан торгызылуына 25 ел тулу уңаеннан, "Туган җирем - Теләче" исемле фестиваль кысаларында Шәтке авылы үзешчәннәре чыгыш ясадылар.
Концертта Шәтке авылы мәдәният йортында эшләп килүче, "Өмет" бию ансамбле, "Тамчыкай" җыр-бию ансамбле, фольклор ансамбльләре чыгыш ясадылар. Шулай ук аерым җырчылар, Гөлнара Габделхаева, Гөлфирә Мухаметханова, Ильдар Мухаметхановлар тамашачыга үзләренең матур җырларын бүләк иттеләр. Мухаметхановларның гаилә ансамбле милли моңнарыбызны уйнадылар. Шәтке үзешчәннәре җыр-моңнары белән тамашачыларның күңелләрен күтәреп рухи азык өстәделәр.