Ярыш ике уртанчылар төркеме арасында үткәрелде, концерт номерлары белән бергә үрелеп барды. Бу чара һәркемгә күтәренке кәеф һәм истәлекле мизгелләр бүләк итте.
Күргәзмәдә Муса Җәлилнең шигырьләр җыентыгы, газета - журналлар материаллары куелды. Китап укучылар белән күргәзмәгә күзәтү һәм әңгәмәләр үткәрелде.
Шармыш авылында да Теләченең яңадан торгызылуына 25 ел тулу уңаеннан оештырылган «Туган җирем - Телэче» исемле фестивальгә әзерлек эшләре бара: фольклор җыр, бию, уеннар искә төшерелә, өйрәнелә. Үзәк авыл җирлеге чыгышы 17 февральдә булыр дип көтелә.
Татар әдәбияты олимпиадасының республика турында призлы урыннарны алып кайткан Зәйнетдинова Язгөл - 9 класс, Гарипова Гүзәл - 10 класс, Шакирова Гелюсә - 11 класс җиңүләре белән котладык.
Шармыш авыл китапханәсендә «Прочти книги и разгадай кроссворд» исемле күргәзмә кроссворд эшләнде. Бу башваткыч күргәзмә балаларның гына түгел, өлкәннәрнең дә игътибарын җәлеп итә, китап укуга кызыксынуларын арттыра.
12 февральдә Сауш төп гомумбелем бирү мәктәбендә герой-шагыйрь Муса Җәлилнең 110 еллыгына багышланган иртә үткәрелде. Укучылары шагыйрьнең шигырьләрен сөйләделәр, аның тормыш юлы һәм иҗаты турында белгәннәрен искә төшерделәр. Чара Муса Җәлилнең “Җырларым” шигыре белән тәмамланды.
Шармыш авыл китапханәсендә Халыкара Туган тел көне уңаеннан «Эти книги знают все» исеме астында иллюстрацияле китап күргәзмәсе оештырылды. Әлеге күргәзмәдә энциклопедия, белешмәләр, сүзлекләр урын алды. Туган тел темасына китап укучы балалар белән әңгәмә уздырылды.
2016 нчы елның 11 нче февраленнән алып 14 нә кадәр Мамадыш шәhәренең, Пятилетка поселогында “Сәламәтлек яртыеллыгы” дип мемләнгән профилне иреклеләр мәктәбе ашты. Мәктәп кысаларында “саламәтлек сагында торучы иреклеләрнең эш программасы”, дип шемләнгән таныштыру, чакыруга юнәлтелгән чаралар уздырылды. “Спорт наркоттыкка каршы” дип шемләнгән Республикакүләм акциядә профилактик эшләр пакеты булдырылды, төрле тренинглар, мастер – класслар, спорт уеннары, конкурслар үткәрелде. Бу чарада безнең районнан Каримуллина Диляра hәм Гаязова Камила катнашты. Кәримуллина Диләрә катнашты конкурста "иң яхшы фото" инстанграмме һәм 1нче урынны алды.
2016 нчы елның 12 – 14 февралендә Мамадыш шәhәрендә бөтен категорияне инвалидлар арасындагы чаңгы ярышы буенча Татарстан Республикасы чемпионаты үтте. Әлеге ярышта безнең районнан 2 кеше катнашты. Алар: НазмутдиновАсгать (д. В. Кибя – Кози) hәм Набиуллин Рустем (с. Тюлячи).
Муса Җәлил - атаклы татар совет шагыйре. Ул нәни балалар өчен дә бик күп шигырьләр язган. Бүген безнең Олы Мәтәскә балалар бакчасында Муса Җәлил турында әңгәмә булып үтте. Балалар шагыйрьнең тормыш юлы һәм "Карак песи", "Әтәч" шигырьләре белән таныштылар.