15 февраль көнне 3нче балалар бакчасында “23 февраль – Ватаны саклаучылар” көненә багышланган спорт ярышы уздырылды. Ярыш ике уртанчылар төркеме арасында үткәрелде, концерт номерлары белән бергә үрелеп барды. Бу чара һәркемгә күтәренке кәеф һәм истәлекле мизгелләр бүләк итте.