Олы Нырсы авыл китапханәсендә татар халкының каһарман – шагыйре Муса Җәлилнең тууына 110 ел тулуга багышлап китап күргәзмәсе оештырылды. Күргәзмәдә Муса Җәлилнең шигырьләр җыентыгы, газета - журналлар материаллары куелды. Китап укучылар белән күргәзмәгә күзәтү һәм әңгәмәләр үткәрелде.