2016 елның 10 февралендә Баландыш төп мәктәбе базасында Теләче балалар яшүсмерләр спорт мәктәбе тарафыннан авыл хуҗалыгы атказанган механизаторы Миңнегали Сафин призына 2000 елда туган һәм аннан кечерәк яшьтәге балалар һәм яшүсмерләр арасында татарча көрәш буенча район беренчелеге үткәрелде. Ярышта барлыгы 100 дән артык яшь көрәшче катнашты. Безнең мәктәп укучысы Дәүләтшин Марсель үз авырлыгында беренче урынны алды. Котлыйбыз!! 11- февраль көнне Максабаш мәдәният йортында җаваплылыгы чикләнгән “Тукаш” җәмгыятенең хисап җыелышы булып узды. Җыелыш укучыларның концерт номерлары белән башланды.
11 февраль көнне Иске Җөри урта мәктәбе базасында районкүләм "Ел класс җитәкчесе -2016"конкурсы булып үтте.Әлеге конкурста безнең мәктәптән 8 нче сыйныф җитәкчесе, татар теле һәм әдәбияты укытучысы Афзалова Гөлназ Җәүдәт кызы уңышлы чыгыш ясады.
Ярышларда республиканың 20 авыл районыннан командалар катнашты. Теләче районы җыелма командасы составында Гөлнара Мәүләвиева, Зөлфия Салихова, Айгөл Имамиева, Илсур Галимов һәм Фердинант Шәмсиев район данын яклап уңышлы чыгыш ясадылар. Ярыш программасы буенча чаңгычылар классик стиль белән 5 һәм 10 чакрым үттеләр, ирекле стильдә 3 һәм 5 чакрымлы эстафетада катнаштылар.
14 февраль көнне Теләченең чаңгы базасында «Лыжня России 2016» Рәсәйкүләм 34 нче ачык чаңгы ярышлары кысаларында районның массакүләм чаңгы ярышлары булып узды.
Барлыгы 50 команда,450гә якын көрәшче чыгыш ясады.Теләче районы командасы да бик актив катнашты.
Бүген Теләче урта мәктәбендә “Хәтер маршы” акциясе кысаларында төрле чаралар үтте. Гомуми линейкада укучылар Ватан өчен һәлак булганнарны бер минутлык тынлык белән искә алдылар. Сыйныфларда әфган сугышында катнашкан Р.Р. Нуртдинов белән очрашулар үткәрелде. Быел илебез 9 елга сузылган әфган сугышы тәмамлануга 27 ел булуны билгеләп үтә. Әлеге сугышта Ватаныбыз 14 меңнән артык сугышчысын югалтты. Бу елларның истәлеге безнең күңелләребездә мәңге сакланыр!
14 нче февраль көнне Олы Нырсы авыл китапханәсендә шагыйрь Муса Җәлилнең тууына 110 ел тулуга багышлап балалар белән “Йолдыз сәгате” үткәрелде. Балалар шагыйрнең тормыш юлын, аның шигырьләрен тирәнтен белүләрен күрсәттеләр. Бирелгән сорауларга дөрес җавап бирделәр. Шигырьләрен яттан сөйләделәр.
3нче балалар бакчасында мәктәпкәчә төркем балаларына бүген 15 февраль - Советлар Союзы Герое, патриот шагыйрь Муса Җәлилнең туган көненә һәм иҗатына багышланган тематик әдәби әңгәмә узды, шагыйрьнең әсәрләре буенча презентация дә күрсәтелде.