11-13 февраль көннәрендә Зәйдә "Ватаным Татарстан" газетасы призына Муса Җәлил истәлегенә көрәш ярышлары узды.

2016 елның 15 феврале, дүшәмбе

11-13 февраль көннәрендә Зәйдә "Ватаным Татарстан" газетасы призына Муса Җәлил истәлегенә көрәш ярышлары узды. Барлыгы 50 команда,450гә якын көрәшче чыгыш ясады.Теләче районы командасы да бик актив катнашты.

Ярышлар нәтиҗәсе:

Галләмов Муса (100 кг-да )- 1 урынны

Зөлкәрнәев Артур (70 кг-да)-1 урынны

Корбанов Рамил (130 кг-нан югары)-3 урынны яулады.

 

Гомумкоманда урыннары:

1 урында- Зәй

2 урында-Теләче районы

3 урында-Балтач районы

 

Ярышларны тантаналы ачу вакытында Гиниятуллин Илдар Сәгыйть улын татарча көрәшне үстерудә уңышлары өчен «Татарча көрәш буенча 2015 елның иң яхшы спортчысы», ә Нигмәтҗанов Фәнил район матбугатында милли көрәшне яхшы яктырткан һәм пропагандалау өчен диплом белән бүләкләнделәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International