Әфган сугышы геройларын искә алу.

2016 елның 15 феврале, дүшәмбе

Бүген Теләче урта мәктәбендә “Хәтер маршы” акциясе кысаларында төрле чаралар үтте. Гомуми линейкада укучылар Ватан өчен һәлак булганнарны бер минутлык тынлык белән искә алдылар. Сыйныфларда әфган сугышында катнашкан Р.Р. Нуртдинов белән очрашулар үткәрелде. Быел илебез 9 елга сузылган әфган сугышы тәмамлануга 27 ел булуны билгеләп үтә. Әлеге сугышта Ватаныбыз 14 меңнән артык сугышчысын югалтты. Бу елларның  истәлеге безнең күңелләребездә мәңге сакланыр!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International