ЯҢАЛЫКЛАР


16
февраль, 2016 ел
сишәмбе

Хуҗалыкларда ашлама һәм ягулык майлау материаллары туплау эшләре бара. Моның өчен хуҗалыклар кыска сроклы кредитлар узләштерә. Кредит узләштерү Игенче һәм Агролак хуҗалыкларында актив алып барыла. Бу хуҗалыкларда  1 гектарга тәэсир итү көчендә 30 килограмм  ашлама тупланган.

Район хуҗалыклары 1 гектар чәчүлек җиренә 50 килограмм тәэсир итү көчендә ашлама кертергә планлашлыра.

15 февраль көнне  безнең балалар бакчасында кече кышкы олимпия  уеннарына старт бирелде. Алар атна буе дәвам итәчәкләр. Әлеге чараның максаты: кышкы олимпия уеннарына кызыксыну уяту, балаларның физик сәләтләрен, җитезлекләрен үстерү тора. Чараларны физик үсеш инструкторы Хисаметдинова Л.Н  үткәрә.

Бөек Тукаебыз шулай ди. Тукай әйткәнчә, кечкенәдән өйрәнгән туган телебез генә кешенең йөрәгенә үтеп керә, халыкта милли горурлык хисе уята, ата-бабаларыбызның  үткәненә, алар калдырган мираска  хөрмәт хисе белән карарга мөмкинлек бирә. Татар җирендә яшәгән татар баласы үз телен белмәсә, моны һич кенә дә табигый хәл дип атап булмый.

Безнен, Лесной  балалар бакчасында ,татар теленә өйрәтү “Балалар бакчасында белем һәм тәрбия бирү программасы” нигезендә алып барыла. Программада куелган төп бурычлар булып балаларны дөрес һәм чиста итеп туган телдә сөйләшергә өйрәтү, әйләнә-тирә мохит һәм табигать белән таныштыру, баланың фикерләвен үстерү, сүзлек запасын баету, авыз артикуляциясен булдыру тора. Тел үсеше баланың гомуми үсеше белән нык бәйләнгән, шуңа күрә ул барлык тәрбия эшләре белән дә тыгыз бәйләп алып барыла.

13- февраль көнне Теләче мәдәният йортында Теләче районының кабат оешуына 25 ел тулу уңаеннан  “Туган җирем - Теләче” дип исемләнгән сәнгать фестивале белән Югары Кибәхуҗа авыл җирлеге чыгыш ясады. Район сәхнәсендә безнең Максабаш балалар бакчасы хезмәткәрләре дә бик матур чыгыш ясады. Аларның  чыгышларын тамашачылар бик җылы кабул иттеләр.

Айлыкка план төзелеп куелды.Шул план нигезендә мәктәбебездә тематик сыйныф сәгатьләре,   спорт ярышлары  уза. 3 февральгә кадәр укучыларыбыз ГТОның кышкы сессиясен тапшырдылар. Бу айда кышкы спорт төрләренә өстенлек бирелә. Укучылар чаңгы  шуалар.  

Әлеге җыелышта Айдар мәдәният йорты үзешчәннәре күңелле концерт программасы күрсәтеп, авыл хезмәтчәннәрен бәйрәм белән котлады..

Бу чараныӊ  максаты балаларда язучыга карата хөрмәт һәм  горурлык хисе тәрбияләү, аныӊ иҗаты белән таныштыру булды. Китапханәче балаларга Муса  Җәлилнеӊ  балачак еллары, тормыш юлы, иҗаты турында сөйләде. Укучылар М.Жәлилнеӊ балалар өчен иҗат ителгән шигырьләрен сөйләделәр, кроссвордлар чиштеләр, «Кызыл ромашка» шигыренә  композиция ясадылар. Кичә ахырында «Шагыйрь үткән олы көрәш юлы якты мирас булсын күӊелгә» дигән китап күргәзмәсенә күзәтү үткәрелде.

13 нче февраль көнне Олы Мишә урта мәктәбендә Парламент дәресе үткәрелде. Парламент дәресләре төрле темаларны колачлый: “Законнар кайда туа?”,”Гражданин һәм сайлаулар”,”Дәүләт символлары”. Тарих һәм җәмгыять белеме укытучысы Газизуллин Р.А. “Гражданин. Дәүләт. Җәмгыять”темасына 9-11 нче сыйныф укучылары белән әңгәмә корды. Дәрестә Олы Мишә  авыл җирлеге  депутаты Сафин А.С.катнашты , укучыларны кызыксындырган сорауларга җавап бирде.

Районыбызда Теләче районының кабаттан оешуына  25 еллык юбилей бәйрәме  уңаеннан "Туган җирем Теләче" исемле фестиваль старт алды. 13 февраль көнне Югары Кибәхуҗа авыл җирлеге үзешчәннәре  район сәхнәсендә концерт куйды. Әлеге концертта Югары Кибәхуҗа урта мәктәбенең укучылары һәм укытучылары уңышлы чыгыш ясады.Алар сәхнәдә җырга, биюгә, нәфис сүзгә осталыкларын күрсәттеләр.

10 февраль көнне Югары Кибәхуҗа урта мәктәбе укучылары Теләче  муниципаль районы Баландыш төп мәктәбендә Татарстанның атказанган механизаторы М.М.Сафин призына уздырылган татарча көрәш  бәйгесендә катнаштылар.  Бу ярышта безнең  укучыларыбыз да уңышлы чыгыш ясадылар.  4 -сыйныф укучысы Дәүлетшин Марсель һәм 5-сыйныф укучысы Гаязетдинов Рәсүлләр 1нче урын, 4- сыйныф укучысы Мөбәрәкҗанов Илдар -3 урын,  9-сыйныф укучысы Афзалов Айрат -4 урынга  лаек булдылар. Алар гадел, матур көрәш үрнәкләре  күрсәттеләр.Укучыларга  алга таба да зур уңышлар телибез.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International