Бу чараныӊ максаты балаларда язучыга карата хөрмәт һәм горурлык хисе тәрбияләү, аныӊ иҗаты белән таныштыру булды. Китапханәче балаларга Муса Җәлилнеӊ балачак еллары, тормыш юлы, иҗаты турында сөйләде. Укучылар М.Жәлилнеӊ балалар өчен иҗат ителгән шигырьләрен сөйләделәр, кроссвордлар чиштеләр, «Кызыл ромашка» шигыренә композиция ясадылар. Кичә ахырында «Шагыйрь үткән олы көрәш юлы якты мирас булсын күӊелгә» дигән китап күргәзмәсенә күзәтү үткәрелде.