Районыбызда Теләче районының кабаттан оешуына 25 еллык юбилей бәйрәме уңаеннан "Туган җирем Теләче" исемле фестиваль старт алды. 13 февраль көнне Югары Кибәхуҗа авыл җирлеге үзешчәннәре район сәхнәсендә концерт куйды. Әлеге концертта Югары Кибәхуҗа урта мәктәбенең укучылары һәм укытучылары уңышлы чыгыш ясады.Алар сәхнәдә җырга, биюгә, нәфис сүзгә осталыкларын күрсәттеләр.