ЯҢАЛЫКЛАР


16
февраль, 2016 ел
сишәмбе

15 февраль көнне  Теләче урта гомумбелем мәктәбендә медицина ярдәме күрсәтү буенча җаваплы табиб Э.Б.Тухбиева белән очрашу булды. Очрашу вакытында укытучылар “Сәламәтлекне саклау һәм онкологик авыруларны булдырмау ” темасына лекция тыңладылар. Аннан соң спорт белән шөгыльләнүнең, чыныгуның кеше организмына уңай тәэсир итү турында видеоролик карадылар. Соныңнан Эльвира Әсхатовна кызыксындырган сорауларга җавап бирде.

10 февральдән башлап Айдар авылы китапханәсендә Муса Җәлилнең тууына 110 ел тулу уңаеннан «Җырым белән җиңдем дошманны» дип аталган китап күргәзмәсе эшли. Аның төп максаты – шагыйрьнең шәхесе, иҗаты һәм батырлыгы турында тулы мәгълүмат бирү. Шулай ук китапханәдә "Гасырларда калыр батырлык"  исеме белән документаль фильм да күрсәтеде.

Районыбыз оешуга 25 ел тулу уңаеннан “Туган җирем-Теләче” дип исемләнгән күргәзмә оештырылды. Күргәзмәдә якташ язучыларыбыз иҗаты яктыртылды. Кул эшләреннән эшләнгән күргәзмә куелды.

14 февраль көнне Югары Кибәхуҗа авыл китапханәсендә Муса Җәлилнең 110 еллык юбилее уңаеннан батырлык сәгате үткәрелде. Шагыйрьнең тормыш һәм иҗат юлы белән
таныштырылды. Балалар өчен иҗат ителгән шигырьләре сөйләнде, кыскача анализ ясалды.                                                                                                                      

13 февраль көнне Иске Җөри авылы китапханәсендә «Әдәп төбе-матур гадәт» дип исемләнгән мәгълүмәт сәгате үткәрелде. Китапханәче Гильмутдинова Р.  «Тәмле сүз» китабына күзәтү  үткәрде.

Теләче җирлекара китапханәсендә СССР һәм Татарстан Республикасы язучылар берлеге әгъзасы, Татарстан Республикасының атказанган юристы, Прокуратура һәм хезмәт ветераны, якташ язучыбыз күпкырлы талант иясе Фәнил Ислам улы Галеевның картиналарыннан төзелгән күргәзмә эшли башлады. Шундый талантлы якташыбыз булуы белән без хаклы рәвештә горурланабыз. 19 февраль көнне Теләче җирлекара китапханәсендә Фәнил Галеевның ижатына багышланган очрашу кичәсе булачак. Якташыбыз иҗаты белән кызыксынучыларны китапханәдә көтеп калабыз.

Районыбыз тарихын өйрәнү, аны киләчәк буыннарга тапшыру – безнең олы бурыч. Әлеге чарада Олы Нырсы, Иске Җөри  урта мәктәбе һәм Кече Кибәхуҗа төп мәктәбе укытучылары һәм укучылар авыл тарихларына багышланган презентацияләр белән чыгыш ясадылар. Тарих битләрен актаруда тәҗрибә туплаган Гыйлмиев С.Г. үзенең тарихны өйрәнүгә кагылышлы киңәшләрен бирде. Монда шулай ук Теләче музей җитәкчесе Билалова Ә.Ш., район Советыннан Яруллин Р.Н. да чыгыш ясады. Мондый очрашулар дәвамлы булыр дип көтелә.

Анда Иске Җөри урта мәктәбе укучылары бик актив катнашып призлы урыннар яулап кайттылар: Саубанова Рамиля, Нуриев Муса, Гарифуллин Камиль - 1 урын, Давлетшина Айзиля - 2 урын, Салимов Булат, Гильмутдинов  Данияр - 3 урын. Укучыларны җиңүләре белән котлыйбыз!

12нче февральдә Теләченең 2нче номерлы балалар бакчасында тәрбиячеләр Галимова Нурия һәм Галиәхмәтова Зөлфия өлкәнрәк  төркем балалары өчен Муса Җәлил тууына 110 ел булу уңаеннан ,аның иҗатына багышланган әңгәмә үткәрделәр. Әңгәмәнең максаты : балаларны  Муса Җәлил иҗаты белән таныштыру һәм кызыксыну уяту.  Балаларга шагыйрьнең тормышы турында презентация тәкъдим ителде, мәктәпкә әзерлек төркеме балалары  Муса Җәлилнең шигырьләрен яттан сөйләделәр.

Трактор, азык әзерләү һәм бөртек җыеп алу комбайннары ремонты активлашты. Ремонт эшләре Алан, Игенче, Агролак, Тукаш хуҗалыкларында оешкан төстә алып барыла. Сэт иле-Теләче филиалына ремонт эшләрен көчәйтергә кирәк.

Хуҗалыклар авыл хуҗалыгы машиналары ремонтын 1 апрельга тулысынча төгәлләргә планлаштыра.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International