15 февраль көнне Теләче урта гомумбелем мәктәбендә медицина ярдәме күрсәтү буенча җаваплы табиб Э.Б.Тухбиева белән очрашу булды. Очрашу вакытында укытучылар “Сәламәтлекне саклау һәм онкологик авыруларны булдырмау ” темасына лекция тыңладылар. Аннан соң спорт белән шөгыльләнүнең, чыныгуның кеше организмына уңай тәэсир итү турында видеоролик карадылар. Соныңнан Эльвира Әсхатовна кызыксындырган сорауларга җавап бирде.