ЯҢАЛЫКЛАР


17
февраль, 2016 ел
чәршәмбе

Профессиналь осталык конкурсында 6 өстәмә белм бирү педагогы катнашып, үзләренең осталыкларын күрсәттеләр. Алар: Баева Зилә Рафаил кызы, Галимзянова Фәния Габдулхак кызы, Касимова Ләйсән Рәкиф кызы, Нигматзянова Ландыш Илсур кызы, Сахабиева Люция Захит кызы, Шаипова Раъно Исам кызы.

16 нчы февраль көнне Баландыш төп мәктәбендә “Ел өстәмә белем бирү педагогы -2016” Республика конкурсының муниципаль туры булып үтте. Биредә 6 өстәмә белем бирү педагогы белем һәм тәрбия бирү өлкәсендәүзләренең осталыкларын күрсәттеләр, көч сынаштылар. Җиңүче булып Балалар иҗат үзеге каршында эшләп килүче бию түгәрәге җитәкчесе Баева Зилә Рафаил кызы танылды.

16 февраль 2016 ел көнне “БЕРДӘМ РОССИЯ” сәяси партиясенең җирле бүлеге җәмәгатьчелекне кабул итү бүлмәсендә, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты Разыя Садыкова гражданнарны кабул итте. Мөрәҗәгать итүчеләр үз сорауларына депутат тарафыннан тиешле киңәшләр һәм эшлекле тәкъдимнәр алды.

Шул уңайдан аны истәлекле бәйрәме белән Теләче муниципаль районының Социаль яклау бүлеге җитәкчесе Галимова Фарида Мавлетхановна һәм Кече Кибахуҗа авылы җирлеге башлыгы Загидуллин Ирек Галиевич тәбрик иттеләр. Килгән кунаклар,  Мәриям апага иң җылы теләкләрен җиткереп, чәчәк бәйләме һәм истәлекле бүләк бирделәр.

Мәриям Гилаз кызы аявсыз булган сугыш елларында урман кисүдә катнашкан. Аннан, куп еллар Колхозда эшләп, лаеклы ялга чыккан. Бүгенге көндә Мәриям апа килене һәм оныклары тәрбиясендә бәхетле картлык кичерә. Аңа алдагы көннәрендә исәнлек-саулык, тынычлык телибез!

15  февральдә  Олы Кибәхуҗа башлангыч  мәктәбендә каһарман  шагыйрь Муса Җәлилнең 110 еллыгына багышлап  балалар иртәсе үткәрелде . Укучылар шагыйрьнең  тормыш юлы, иҗаты  белән таныштылар.  Иртә Муса Җәлилнең туган илгә багышланган шигырьләрен уку белән тәмамланды.

Район мәдәният йортында Теләче муниципаль районы торгызылуына 25 ел тулу уңаеннан «Туган җирем - Теләче» халык иҗаты фестивале кысаларында авыл җирлекләре чыгышлары дәвам итә. Фестивальнең максаты – талантлы балаларны һәм яшьләрне барлау, аларга ярдәм итү. 15 февраль көнне Олы Мишә урта мәктәбе коллективы авыл җирлеге белән берлектә әлеге чараны үткәрүдә актив катнашты.

Кичә, 15 февраль көнне,  безнең Олы Мишә балалар бакчасына өлкәннәр һәм мәктәпкә әзерлек төркеменә йөрүче балалар һәм педагогик хезмәткәрләр "Мәңге яшә, гүзәл Теләчем!" иҗат фестивалендә уңышлы чыгыш ясадылар. Балаларның киләчәктә зур сәхнәләргә чыгуын теләп калабыз!


16
февраль, 2016 ел
сишәмбе

Бүген ягъни 16 февраль көнне 3нче балалар бакчасында Туган теле атналыгына багышланган “И туган тел” дигән, әдәби кичә узды. Әлеге әдәби кичә беренче уртанчылар төркемендә оештырылды.  Бәйрәмдә Г. Тукайның шигырләре укылды, әкиятләре күрсәтелде.

Айдар авылы китапханәсендә. Теләче районының кабат торгызылуына 25 ел тулуга багышлап  "Туган җирем - Теләче" дип исемләнгән стенд булдырылды.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International