Алан һәм Игенче хуҗалыкларында хезмәт хакын вакытында туләу кузәтелә. Ул хуҗалыкларда уртача хезмәт хакы 1 кешегә 15,9 мең сумнан исәпләнеп туләнде. Хезмәт хакын вакытында туләуче хуҗалыклар белән бер рәттән туләу буенча артта калучы хужалыкларда исәптэ тора. Хезмәт хакын вакытында туләу ул югары хезмәт курсәткечләренең нигезе.
Бу ярышта 6 өстәмә белем бирү педагогы катнашып, үзләренең осталыкларын күрсәттеләр. Конкурс 3 номинация астында узды: “Минем педагогик кредо” , “Минем өстәмә гомум белем бирү программам”, “Өстәмә белем бирү программасына кереш”. Бу ярышта Олы Мишә урта мәктәбенең “Гарәп теле графикасы” түгәрәге җитәкчесе Сахабиева Люция Заһид кызы да катнашты һәм ул призлы өченче урынга лаек булды. Аны бу уңышы белән кайнар котлыйбыз, алдагы эшендә зур уңышлар телибез.
Кичә барышында балалар шагыйрьнең тормыш юлына багышланган презентация карадылар, иҗатына багышланган КВН үткәрелде. Әлеге бәйгедә “Соры бүре” һәм “Ала песи” командалары үзара көч сынаштылар. Шулай ук аның танылган шигырьләре, җырлары яңгырады. Укучыларны бигрәк тә шагыйрьнең батыр һәм иҗатка гашыйк булуы җәлеп итте. Укучылар белән бу очрашу моңсу булса да, һәр катнашучы өчен ул файдалы булды.
Китапханәче Шакурова Гөлия мәктәпкәчә яшьтәге балаларга Габдулла Тукай иҗаты аша татар теле турында мәгълүмат бирде. Әлеге чара туган телебезгә, бөек татар шагыйре Габдулла Тукай шигырьләренә һәм әкиятләренә мәхәббәт тәрбияләүне максат итеп куйды.
Бу соңгы елларда үткәрелгән сан алуның иң зуры булачак.
Алан һәм Игенче хуҗалыкларында хезмәт хакын вакытында туләу кузәтелә. Ул хуҗалыкларда уртача хезмәт хакы 1 кешегә 15,9 мең сумнан исәпләнеп туләнде.
17 нче февраль көнне Баландыш төп мәктәбендә сингапур методикасын өйрәнү буенча чираттагы тренинг булып үтте. Биредә 3 мәктәптән (Баландыш төп, Олы Мишә, Иске Җөри урта мәктәпләре)52 укытучы катнашты.
Әңгәмәдә сүз наркотиклар һәм начар гадәтләр хакында барды. Наркомания - авыру, тәмәке һәм алкоголь да наркотик икәнлегенә зур игътибар ителде. Тикшеренүләр күрсәткәнчә, ата - аналар һәм балалар арасындагы җылы, якын мөнәсәбәтләр - наркотиклардан саклаучы иң яхшы чара.
Олы Нырсы урта мәктәбендә Теләче районы оешуга 25 ел уңаеннан планлы рәвештә эшләр алып барыла. “Теләчем – туган ягым” исемле китаплар күргәзмәсе ясалды. Сыйныф сәгатләрендә, гомум мәктәп линейкасында укучылар районның бай тарихы, аның табигате, “Теләче” промпаркы, данлыклы кешеләре, культурасы белән таныштылар.
Күп гасырлар дәвамында тупланып килгән гүзәл җәүһәрләр әдипнең алтын сүзләрен раслый. Газиз туган телем үзенең яшерен хәзинәләрен, байлыкларын ачып бирә.
Хәзерге елларда татар халык иҗаты онытылмаган. Безнең 3нче балалар бакчасында да, төрле бәйрәмнәрдә дә, иҗатта да, көнкүрештә дә без шушы гүзәл җәүһәрләрдән еш файдаланабыз.