Олы Нырсы урта мәктәбендә Теләче районы оешуга 25 ел уңаеннан планлы рәвештә эшләр алып барыла. “Теләчем – туган ягым” исемле китаплар күргәзмәсе ясалды. Сыйныф сәгатләрендә, гомум мәктәп линейкасында укучылар районның бай тарихы, аның табигате, “Теләче” промпаркы, данлыклы кешеләре, культурасы белән таныштылар.