2 апрельдә Балалар иҗаты үзәгендә "Памяти павших будем достойны" дип исемләнгән фәнни-гамәли конференциясенең икенче туры узды. Күрше районнардан, Казан, Түбән Кама, Яңа Чишмә, Кайбыч районнарыннан катнашучылар булды. Балалар иҗаты үзәге 30 дан артык укучыны һәм аларның җитәкчеләрен каршы алды. Конференция дүрт бүлектән торды: «Военная история. Специальная военная операция», «Великая Отечественная война. Поск.», «Экскурсионный маршрут», «Первые шаги», «Летопись родного края». Һәр катнашучы диплом белән бүләкләнде. Шунысы куанычлы: мондый эчтәлекле, актуаль темага үткәрелгән конференциядә күп санлы укучылар катнашты.