ЯҢАЛЫКЛАР


18
февраль, 2016 ел
пәнҗешәмбе

Балалар шагыйрьнең тормыш юлын, аның шигырьләрен сөйләп күрсәттеләр. "Бар җырымны илгә багышладым" дигән күргәзмәгә Муса Җәлилнең шигырьләр җыентыгы, газета – журнал материаллары куелды. 

Шул уңайдан Субаш авыл китапханәсендә "Сыкрый әле йөрәк һаман да" дип исемләнгән күргәзмә куелды. Күргәзмәгә узебезнең авыл егете Меньшов Валерийның фото рәсемнәре, сугыштан язган хатлары куелды. 

Ул телдән журнал формасында оештырылган  иде, монда шулай ук китапханәче шагыйрьнең китапларыннан төзелгән күргәзмәгә күзәтү уздырды.

Районыбызнын янадан торгызылуына 25 ел тулу унаеннан уткэрелгэн «Туган жирем - Телэче » дип исемлэнгэн халык ижаты фестивале дэвам итэ. 13 февраль конне Югары Кибэхужа авыл жирлеге узешчэннэре чыгыш ясады. Максабаш авылы китапханэчесе  Мингазова Лилия  хэбэр итуенчэ, район мэдэният йортынын фойесында китапханэчелэр тарафыннан  бик зур эчтэлекле кургэзмэ тозелгэн.

Шул уңайдан Олы Мәтәскә китапханәсендә “Җырым белән җиңдем дошманны” дип исемләнгән, ша- гыйрьнең тууына 110 ел тулуга багышланган шигырь уку кичәсе үткәрелде. Бу чарага 6 сыйныф укучылары чакырылды. Алар башта шагыйрьнең тормыш юлы, иҗаты турында сөйләделәр, ә соңыннан шигырьләрен укыдылар.

16 февраль  көнне Югары Кибәхуҗа урта мәктәбе филиалы булган Кече Кибәхуҗа төп мәктәбе базасында Кече Кибәхуҗа төп һәм Максабаш башлангыч мәктәпләренең  башлангыч сыйныфларында эшләүче  яшь укытучылары өчен методик көн үткәрелде. Методик ярдәм күрсәтү өчен оештырылган бу чара яшь  укытучыларның белем бирү юнәлешендә шәхси иҗади эшчәнлеген оештыру максатыннан үткәрелде. Кече Кибәхуҗа төп мәктәбе  укытучылары Вәлиева М.А., Закирова Г.Д. ачык дәресләр күрсәтеп, дәресләргә үзанализ ясадылар, Газизова Р.Х. башлангыч сыйныфларда проектлау эшчәнлеген оештыру тәҗрибәсе белән уртаклашты. Мәгариф бүлеге методисты Закирова С.Г. яшь белгечләр белән әңгәмә үткәрде.

“Суның сафлыгы-җаннар саклыгы”-темасы астында Күкчә авылы китапханәсендә сулыкларны саклау елы уңаеннан плакат эшләнде. Бу плакатка Күкчә авылы табигате күренешләре куелды.

14 февраль көнне Теләче мәдәният йортында  Теләче районының яңадан торгызылуына 25 ел тулу уңаеннан,  "Туган җирем - Теләче" исемле фестиваль кысаларында Шәтке авылы үзешчәннәре чыгыш ясады. Концертта Шәтке авылы мәдәният йортында эшләп килүче, "Өмет" бию ансамбле, "Тамчыкай" җыр-бию ансамбле, фольклор ансамбльләре үз чыгышларын күрсәтте. Шулай ук аерым җырчылар Гөлнара Габделхаева, Гөлфирә Мухаметханова, Ильдар Мухаметхановлар тамашачыга үзләренең матур җырларын бүләк иттеләр. Мухаметхановларның гаилә ансамбле милли моңнарыбызны җиткерде.. Шәтке үзешчәннәре җыр-моңнары белән тамашачыларның күңеленә рухи азык өстәделәр.

Район һәм авыл советы  җитәкчеләре, якташлары, туганнары һәм авылдашлары, башлангыч һәм урта мәктәп укучылары һәм укытучылары, мәдәният хезмәткәрләре  катнашында уткәрелгән, район һәм авыл советы җитәкчеләре, авылдашлары чыгышларыннан, бигрәк тә  туганнары тарафыннан җылы һәм якты истәлек - хатирәләрне чагылдырган чыгышлардан торган мероприятиядән күренгәнчә, Ватанның тугрылыклы уллары буларак үзләренең хәрби бурычларын ахыргача үтәгән һәм үзләрен шәһит иткәннәрне һәрчак истә тоту - яшь буынны патриотик рухта тәрбияләүнең нигезе һәм һәрберебезнең вөҗдан эше булып тора.  

Сәламәт яшәү рәвешен алып бару уңаеннан, 14 февраль көнне Сауш авылы халкына күңелле ял кичәсе оештырылды. Килгән барлык кеше рәхәтләнеп тау шуды, төрле уеннарда узен сынады.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International