16 февраль көнне Югары Кибәхуҗа урта мәктәбе филиалы булган Кече Кибәхуҗа төп мәктәбе базасында Кече Кибәхуҗа төп һәм Максабаш башлангыч мәктәпләренең башлангыч сыйныфларында эшләүче яшь укытучылары өчен методик көн үткәрелде. Методик ярдәм күрсәтү өчен оештырылган бу чара яшь укытучыларның белем бирү юнәлешендә шәхси иҗади эшчәнлеген оештыру максатыннан үткәрелде. Кече Кибәхуҗа төп мәктәбе укытучылары Вәлиева М.А., Закирова Г.Д. ачык дәресләр күрсәтеп, дәресләргә үзанализ ясадылар, Газизова Р.Х. башлангыч сыйныфларда проектлау эшчәнлеген оештыру тәҗрибәсе белән уртаклашты. Мәгариф бүлеге методисты Закирова С.Г. яшь белгечләр белән әңгәмә үткәрде.