"Туган җирем - Теләче"

2016 елның 18 феврале, пәнҗешәмбе

14 февраль көнне Теләче мәдәният йортында  Теләче районының яңадан торгызылуына 25 ел тулу уңаеннан,  "Туган җирем - Теләче" исемле фестиваль кысаларында Шәтке авылы үзешчәннәре чыгыш ясады. Концертта Шәтке авылы мәдәният йортында эшләп килүче, "Өмет" бию ансамбле, "Тамчыкай" җыр-бию ансамбле, фольклор ансамбльләре үз чыгышларын күрсәтте. Шулай ук аерым җырчылар Гөлнара Габделхаева, Гөлфирә Мухаметханова, Ильдар Мухаметхановлар тамашачыга үзләренең матур җырларын бүләк иттеләр. Мухаметхановларның гаилә ансамбле милли моңнарыбызны җиткерде.. Шәтке үзешчәннәре җыр-моңнары белән тамашачыларның күңеленә рухи азык өстәделәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International