“Кызыл ромашкалар” шигыре, көйгә салынып җырланды.
Китап кучылар герой-шагыйрьнең тиңдәшсез батырлыгы турында мәгълүмат алдылар, «Моабит дәфтәрләре” басмасы белән таныштылар, шигырьләрен укыдылар. “Гомерем минем моңлы бер җыр иде,үлемем дә яңгырар җыр булып”исемле китап күргәзмәсе куелды.
14 февраль көнне Ачы авыл клубында китапханәче белән берлектә балалар өчен "Самая дружная пара"дигән чара үткәрелде. Олы яшьтәге китап укучылар белән "Валентинов день" дип исемләнгән ял кичәсе уздырылды. Балалар әти-әниләренә үз куллары белән эшләгән бүләкләрен бирделәр. Бәйрәм чәй табыны артында тәмамланды.
15 февраль көнне Баландыш авыл китапханәсендә татар халкының горурлыгы булган герой-шагыйрь Муса Җәлилнең тууына 110 - ел тулу уңаеннан Баландыш мәктәбенең 3-4 нче сыйныф укучылары белән берлектә "Кыяларга уяр исемнәр бар...” дигән батырлык дәресе үткәрелде. Кичәдә укучылар Муса Җәлилнең тормыш юлы һәм иҗаты белән таныштылар, аның шигырьләрен, җырларын тыңладылар. Укучылар үзләре дә шагыйрьнең шигырьләрен өйрәнеп килгәннәр иде. Шагыйрьнең тормыш юлы һәм иҗатына багышланган “Мин чикмәдем, дускай,бер карыш та, батырларча алга атладым” дип исемләнгән китап күргәзмәсе белән таныштылар.
18 февраль көнне Теләченең №2 балалар бакчасына кунакка «Птица счастья» исемле курчак театры килде. Алар балаларга "Машулька-грязнулька" исемле спектакль күрсәттеләр. Балалар төрле оригинал курчаклар белән таныштылар һәм чын күңелдән спектакльнең төп герое Машенька белән уйнадылар , көлделәр.Кечкенә тамашачыларга бу әкияти тамаша бик ошады ,алар үзләренә көн буена җитәрлек яхшы кәеф алдылар.
Баландыш авыл китапханәсендә "Оста куллар" берләшмәсенең чираттагы очрашуы булды. Алтын куллы ханымнар бәйләү буенча үзләренең тәҗрибәләрен уртаклаштылар. Яңа бәйләү үрнәгендә башмак бәйләделәр. Ханымнарга вакытлы матбугатның яңа басмалары тәкъдим ителде.
Күкчә авылы китапханәсендә герой –шагыйрь Муса Җәлилнең тууына 110 ел булу уңаеннан китап күргәзмәсе оештырылды һәм әдәби әңгәмә үткәрелде. Күргәзмәгә шагыйрьнең әсәрләре куелды.
15 февраль көнне Айдар авылы китапханәчесе Муса Җәлил шигырьләре буенча «Күңелегездә көлеп чәчәк атар, минем соңгы йөрәк җырларым» дип исемләнгән шигырь уку бәйгесе үткәрде. Бәйгедә 1-4 сыйныф укучылары катнашты. Җиңүчеләр: Шайхутдинова Динә, Фаттахова Илзирә, Зайнуллин Рәдиф истәлекле бүләкләр һәм мактау кәгазьләре белән бүләкләнделәр.
14 февраль көнне Ачы авыл китапханәсендә "С честью исполнили свой долг" дигән темага китап укучылар белән әңгәмә үткәрелде. Илебездә 15 февраль Ватаннан читтә хәрби бурычларын үтәүчеләрне искә алу көне буларак билгеләп үтелә.
18 февраль көнне Югары Кибәхуҗа урта мәктәбе базасында районкүләм "Ел остазы -2016"конкурсы булып үтте. Әлеге конкурста Югары Кибәхуҗа урта мәктәбеннән педагог оештыручы Гинатуллина Гөлчәчәк Наил кызы катнашты.Ул бәйгедә педагог-оештыручы буларак осталыгын раслап 1 урынны яулады. Без аны котлыйбыз һәм алга таба да аңа иҗади уңышлар телибез.