15 февраль көнне Баландыш авыл китапханәсендә татар халкының горурлыгы булган герой-шагыйрь Муса Җәлилнең тууына 110 - ел тулу уңаеннан Баландыш мәктәбенең 3-4 нче сыйныф укучылары белән берлектә "Кыяларга уяр исемнәр бар...” дигән батырлык дәресе үткәрелде. Кичәдә укучылар Муса Җәлилнең тормыш юлы һәм иҗаты белән таныштылар, аның шигырьләрен, җырларын тыңладылар. Укучылар үзләре дә шагыйрьнең шигырьләрен өйрәнеп килгәннәр иде. Шагыйрьнең тормыш юлы һәм иҗатына багышланган “Мин чикмәдем, дускай,бер карыш та, батырларча алга атладым” дип исемләнгән китап күргәзмәсе белән таныштылар.