ЯҢАЛЫКЛАР


18
февраль, 2016 ел
пәнҗешәмбе

18 февраль көнне 3нче  балалар бакчасында мәктәпкәчә белем бирүче учреждениеләренең мөдирләре өчен " СанПиН таләпләре” темасына семинар узды. Семинарда Татарстан Республикасының Саба районы буенча кеше хокукларын һәм кулланучыларны яклау федераль хезмәтенең территориаль бүлеге баш белгече Гөлназ Раиф кызы Гарифуллина чыгыш ясады. Ул район балалар бакчалары мөдирләренә булып узган планлы тикшерү нәтиҗәләре белән таныштырды, күзәтелгән кимчелекләргә анализ ясады, әлеге өлкәдәге яңалыкларга тукталды, мөдирләрнең сорауларына җавап бирде. Семинарны йомгаклап, мәктәпкәчә тәрбия буенча мәгариф бүлеге методисты Саетова А.Н.чыгыш ясады. Ул үз чыгышында мөдирләр үтәргә тиешле куркынычсызлык кагыйдәләренә тукталды,балаларның дөрес һәм сыйфатлы туклануының мөһимлегенә басым ясап, продукциянең СанПиН таләпләре нигезендә сакланырга һәм эшкәртелергә тиешлеген искәртте.

 Китап укучылар А.Л.Бартоның биографиясе белән таныштылар. “Почемучки” клубына йөрүче балалар белән «Игрушки” циклыннан булган шигырьләрне кычкырып уку һәм яттан уку үткәрелде. Балалар А.Л.Барто шигырьләре буенча ясалган иллюстрацияләрне карадылар, биремнәрне үтәделәр, үзләренең аралашу осталыкларын үстерделәр.

 17 февраль көнне Казаклар авылы китапханәсендә “Минем яраткан китабым” исемле рәсем бәйгесе үткәрелде. Бу бәйгедә 1-5 сыйныф укучылары катнашты.  Балалар бик тырышып матур рәсемнәр ясадылар,  һәр катнашкан балага истәлек бүләкләре тапшырылды.

Күргәзмәдә  төрле елларда чыккан Теләче китаплары, авыллар, китапханә тарихлары, якташларыбыз һәм районыбыз йолдызлары  иҗатын  яктырткан  альбомнар, китапханә активларының кул эшләре урын алды. Бу күргәзмә китап укучыларга Теләче тарихын тирәнтенрәк өйрәнергә ярдәм итәчәк.

17 февраль көнне Теләче балалар китапханәсендә, язучының юбилее уңаеннан, аның тормыш юлын һәм иҗатын ачып бирүче, “Знакомимся с творчеством А.Л. Барто” исемле китап күргәзмәсе төзелде. Китап укучыларга Агния Барто шигырьләрен исләренә төшерергә һәм сөйләп күрсәтергә тәкъдим ителде. Башта балалар каушабрак калсалар да, әйтеп җибәргәннән соң “Идет бычок качается…”, “Наша Таня громко плачет”, “Уронили мишку на пол…” кебек шигырьләрне бик тиз исләренә төшерделәр. Шагыйрьнең балаларны үз - үзләрен ничек тотарга, кем булып үсәргә, әйләнә – тирәне, андагы тереклекне ничек сакларга, өлкәннәргә һәм кечкенәләргә нинди карашта булырга өйрәткән күңелле шигырьләре чын мәгънәсендә уйланырга мәҗбүр итәләр.

16 февраль көнне Максабаш авылы китапханәсендэ, балаларга патриотик тәрбия бирү максатыннан, герой шагыйрь Муса Җәлилнең туган көненә багышлап,  “Кызыл ромашка ” дип исемләнгән шигырь кичәсе узды. Шагыйрьнең тормыш һәм иҗат юлы яктыртылган викторина үткәрелде, шигырьләре укылды, җырлары башкарылды.

17 февраль көнне Урта Мишә авыл китапханәсендә Теләче районының кабат торгызылуына 25 ел тулуга багышлап “Туган ягым Теләче” дип исемләнгән стенд булдырылды.

Кичә Баландыш урта мәктәбе базасында укытучыларның “Проблемаларны креатив чишү ысуллары” дип аталган тренингы булып узды.Яңа технологияләргә өйрәтү укуларында Олы Мишә урта мәктәбе укытучылары да катнашты.Әлеге программа буенча эшләргә өйрәтүче тренерлар Габдрахманова Г.Н, Хусаенов З.З., Шугаепова Г.М. булды. Алар тренинг барышында укытучыларга проблемалы мәсьәләрне креатив чишү структураларын өйрәттеләр.Укыту эше тагын да нәтиҗәлерәк һәм  кызыклырак булу - программаның төп максаты булып тора.

Анда Олы Нырсы мәктәбенәң педагог-оештыручы Саляхиева Н.С. катнашты. Ул “Яшь Россия» интерактив программасына нигезләнеп “Уен-сәяхәт” дәрестән тыш чара күрсәтте.

Мәхәббәт темасы мәңге картаймас, буыннардан-буыннарга мирас булып күчеп килә торган тема. 14 февраль көнне, Айдар авылы китапханәсендә,  әдәбиятта мәңгелек тема булган -
мәхәббәт темасын яктырткан әсәрләрдән   "Мәхәббәткә саксыз кагылмагыз, ул бит сезгә ходай бүләге" дип исемләнгән китап күргәзмәсе эшләде. Яшьләр белән бергәләп мәкальләр, шигырьләрдән, әсәрләрдән өзекләрне искә төшердек. Ахырдан алар китап күргәзмәсе белән танышып, яраткан китапларын өйгә яздырып алдылар.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International