18 февраль көнне 3нче балалар бакчасында мәктәпкәчә белем бирүче учреждениеләренең мөдирләре өчен " СанПиН таләпләре” темасына семинар узды. Семинарда Татарстан Республикасының Саба районы буенча кеше хокукларын һәм кулланучыларны яклау федераль хезмәтенең территориаль бүлеге баш белгече Гөлназ Раиф кызы Гарифуллина чыгыш ясады. Ул район балалар бакчалары мөдирләренә булып узган планлы тикшерү нәтиҗәләре белән таныштырды, күзәтелгән кимчелекләргә анализ ясады, әлеге өлкәдәге яңалыкларга тукталды, мөдирләрнең сорауларына җавап бирде. Семинарны йомгаклап, мәктәпкәчә тәрбия буенча мәгариф бүлеге методисты Саетова А.Н.чыгыш ясады. Ул үз чыгышында мөдирләр үтәргә тиешле куркынычсызлык кагыйдәләренә тукталды,балаларның дөрес һәм сыйфатлы туклануының мөһимлегенә басым ясап, продукциянең СанПиН таләпләре нигезендә сакланырга һәм эшкәртелергә тиешлеген искәртте.