17 февраль көнне Казаклар авылы китапханәсендә “Минем яраткан китабым” исемле рәсем бәйгесе үткәрелде. Бу бәйгедә 1-5 сыйныф укучылары катнашты. Балалар бик тырышып матур рәсемнәр ясадылар, һәр катнашкан балага истәлек бүләкләре тапшырылды.