18 февраль көнне Теләченең 2 нче номерлы балалар бакчасында “ Ватанны саклаучылар көне” нә багышланган спорт бәйрәме уздырылды.Чараны төркем тәрбиячесе,музыка җитәкчесе белән берлектә физкультура тәрбияче Вәлиуллина Л.Җ. үткәрде. Бәйрәмгә зурлар төркеменең әтиләре чакырылган иде. Бәйрәм балаларның концерт номерлары белән башланды һәм спорт ярышлары белән дәвам итте.Әтиләр күтәренке күңел белән ярышларда катнаштылар һәм үзләренә яхшы кәеф,энергия алдылар. Әтиләр белән берлектә ярышта катнашкан балалар да ,бәйрәмнән канәгать калдылар һәм үз куллары белән ясаган котлау открыткаларын бүләк иттеләр.
17 февраль көнне Теләче мәдәният йортында Узәк авыл җирлеге үзэшчәннәре көче белән районыбызның 25 еллыгына багышланган концерт программасы булып узды. Мәдәният йортының фойесында тамашачыны матур итеп бизәлгән күргәзмә каршы алды. Ә концерт барышында тамашачы матур җырлар, төрле биюләр, фольклор ансамбльләр чыгышын карый алды.
13 февраль көнне район мәдәният йортында Югары Кибәхуҗа авыл җирлеге үзешчәннәре “Туган ягым Теләче” дип исемләнгән фестиваль кысаларында әзерләнгән концерт программасын тамашачыга тәкъдим итте. Мәдәният хезмәткәрләре, мәктәп коллективлары, балалар бакчалары хезмәткәрләре башкарган һәм үзешчән сәнгатьтә катнашучыны тамашачы бик җылы кабул итте. Китапханә хезмәткәрләре әзерләгән күргәзмәдә жюри тарафыннан уңай бәяләнде.
Шул уңайдан Баландыш авыл китапханәсендә күргәзмә куелды.
Балалар ярышларда бик теләп катнаштылар. Ике команда да бик көчле иделәр. “Кышкы уеннар эстафетасы” дуслыкта көч дигән девиз астында тәмамланды.
Олы Нырсы авыл китапханәсендә “ 2016 нчы ел Россия киносы елы” дип исемләнгән күргәзмә куелды. Күргәзмәдә кино сәнгатенә багышланган газета материаллары, журналлар куелды. Китап укучылар күргәзмәдән теләп файдаланалар.
Алар Казан кооперация институтында эшләүче педагоглар. Килүләренең сәбәбе - 9-11 класс укучылары белән очрашу һәм аларга үзләренең уку йортлары белән таныштыру.
2016 елның 17 феврале көнне районыбыз Ветераннар йортында Ветераннар советы председателе М.М.Газизов, “Родник” халыкка социаль ярдәм күрсәтү үзәге белгечләре белән берлектә, әфганчылар белән очрашу оештырды. Шушы очрашуга 10 - 11 нчы сыйныф укучылары һәм «Родник» халыкка социаль ярдәм күрсәтү каршында эшләп килүче «Волонтерлар» отряды килде. Алар үзләренең кызыксынган сорауларына җаваплар таптылар. Ахырдан Волонтерларыбыз килгән кунакларга үзләренең истәлекле бүләкләрен тапшырдылар һәм изге теләкләрен җиткерделәр.
Әдәби мирасыбызның бер өлеше булган балалар әдәбияты әсәрләре, халык аваз иҗаты үрнәкләре нәниләрнең логик фикерләү сәләтен үстерә, тирә-юньне танып белергә өйрәтә.
Язучыларыбыз тарафыннан иҗат ителгән серле әкиятләр һәм тәрбияви эчтәлекле хикәяләр, балаларга уңай һәм тискәре сыйфатларны аерырга, әкият геройларының уй-хисләренә, эш-гамәлләренә тиешле, дөрес бәя бирә белергә, мәрхәмәтле, рәхим-шәфкатьле,ярдәмчел булырга өйрәтәләр.
Беренче зурлар төркеменә йөрүче балаларның әтиләре белән бергә ярышулары-үзе бер истә калырлык вакыйга булды. Бу бәйрәмдә гимнастик күнегүләр, төрле эстафета уеннары, биюләр, җырлар үткәрелде. Ә бәйрәм ахрында һәрбер әтигә балалар үз куллары белән эшләнгән бүләкләр, балаларга исә, медальләр тапшырылды.