17 февраль көнне Теләче мәдәният йортында Узәк авыл җирлеге үзэшчәннәре көче белән районыбызның 25 еллыгына багышланган концерт программасы булып узды. Мәдәният йортының фойесында тамашачыны матур итеп бизәлгән күргәзмә каршы алды. Ә концерт барышында тамашачы матур җырлар, төрле биюләр, фольклор ансамбльләр чыгышын карый алды.